Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар шәһәр планлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек, хәзерге заман шәһәрләрен һәм шәһәр инфраструктурасын формалаштырганда чит илләр тәҗрибәсен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, элек алар бу тема турында Ян Гейл белән Петербург халыкара икътисадый форумында (2014 елның 22 маенда) очрашу кысаларында сөйләшкәннәр инде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Леонтьев үзәге белән бергә эшләнә торган Татарстанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясе – 2030 («Стратегия – 2030») проектында Казанның, тулаем Казан агломерациясенең («Зур Казан» дип атала) киләчәк үсеше планлаштырыла.

Казанның үзеннән башка, без аның шәһәр яны территорияләренең яңа проектларын үстерергә планлаштырабыз, шулардан – «Иннополис» юлдаш шәһәрчеге, «Смарт Сити Казан» проекты һәм башка микрорайоннар, диде Рөстәм Миңнеханов. «Барлык эшләр дә шәһәр тирәлеген планлаштыруның хәзерге заман стандартларыннан чыгып башкарылырга тиеш», - дип белдерде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Казан районнарын төзекләндерү буенча эш алып барыла, шәһәр эчендә күп микрорайоннар бар, аларның үзенчәлеге саклап калынды, яр буйлары, велосипед юллары корыла, Адмиралтейская Слобода торгызыла. «Барлык бу мәсьәләләрдә безгә сезнең тәҗрибә кызыклы», - диде Рөстәм Миңнеханов, Ян Гейлга мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында Ян Гейл шәһәр киңлекләрен планлаштыру буенча Казанда гамәлгә ашырыла торган күп кенә проектларга, шулай ук транспорт системасын һәм башка өлешләрне үстерүгә уңай бәя бирде.

Очрашу барышында Ян Гейл Gehl Architects архитектура бюросы проектлары, шәһәр тирәлеген өйрәнү, хәзерге заман киңлекләрен планлаштыру өлкәсендәге тикшеренүләр турында, мегаполислар үсешендәге тенденцияләр турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


Белешмә өчен:

Gehl Architects – шәһәр тирәлеген һәм дизайнын өйрәнү өлкәсендәге консалтинг компаниясе. Ул Копенгагенда (Дания) урнашкан. Аңа 2000 елда архитектор Хелле Сохольт (Helle Soholt) һәм профессор Ян Гейл (Jan Gehl) нигез салганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International