Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Россия субъектларында көндәшлелекне үстерү стандартларын кертү» семинарында катнашты

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 8 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Монополиягә каршы федераль хезмәт (МКФХ) тарафыннан ел саен оештырылучы «Россиядә көндәшлелек көне» халыкара чарасы кысаларында «Россия субъектларында көндәшлелекне үстерү стандартларын кертү» семинары үтте. Семинарга Россия МКФХ Контроль-финанс идарәсе башлыгы В.Б.Мишеловин, Россия МКФХ Контроль-финанс идарәсе башлыгы урынбасары Е.А.Рыбаченко, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Корпоратив департамент проекты җитәкчесе А.С.Слесарев, шулай ук стандартларны кертү буенча пилот төбәкләр вәкилләре килгән иде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан көндәшлелекне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International