ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының тулаем региональ продукты (ВРП)  2016 елда 1 трлн 944 млрд сум тәшкил итте, 2015 елга караганда үсеш 102,5%.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.  Чара  «УНИКС» КСК КФУ мәйданчыгында булды һәм  «Предприятиеләрнең инновацион үсеше – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруның нигезе» темасына багышланды.

8 февральдә  Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә кунаклар  –  Внешэкономбанк Рәисе  Ирина Макиеваны,  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Равил Муратовны һәм  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаеваны кабул итте. Халык белән зур очрашуда сүз моношәһәрләр перспективалары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин сүзләренә карагандаа, «Кама Тамагының шәһәр тирәлеген һәм икътисадын үстерүдә чираттагы импульс булырга тиешле» проектлар турында барды.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортын яклау үзәге кече һәм урта бизнесның экспортка юнәлтелгән субъектлары вәкилләрен  Россия  экспорт үзәгенең Белем бирү проекты кысасында «Экспорт эшчәнлегендә логистика» курсы буенча укырга чакыра. Курс 2017 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Икътисади министрлыгында  уза  ( Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт).

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Машиналар төзелеше кластеры әгъзасы -  «ЗАВОД «ПРОФТЕРМО» ЧҖЧның Ачык ишекләр көне булды.

Россия инвестиция форумы – бу ил икътисады һәм аның заман тенденцияләрен, Россиянең инвестицияләр һәм икътисади потенциалын, бизнесның чит ил һәм Россия, сәяси, эксперт һәм медиа берләшмәләр вәкилләре арасында элемтә урнаштыруны үстерү мәсьәләләрен карау өчен традицион мәйданчык.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 8  февралендә Казан шәһәренең «Югары технологияләр өлкәсендә  «ИТ-парк технопаркы» ГАУ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара  форумын ачты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты

2017 елның 2-3 мартында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында «Техник һәм иҗтимагый фәннәрнең төп юнәлешләрен заманча тикшерү» Халыкара фәнни–практик конференциясе була.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» (алда Фонд) коммерция булмаган оешма  "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында" 2007 елның 24 июлендәге 209–ФЗ Федераль законның 15,2нче статьясындагы 6нчы өлешенә ярашлы рәвештә    2017 елның гыйнварында Фондның  7 868,0 мең гомуми суммасында 14 поручительлек бирүе турында хәбәр итә. Ярдәм алган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары исемлеге кушылып бирелә

Россия Федерациясе Хөкүмәте информацион аралашу барышында документларны электрон төрдә алмашу кагыйдәсенә үзгәрешләр кертте (2017 елның 24 гыйнварындагы 63нче карары белән).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International