Татарстанга визиты кысасында Ирина Макиева Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә булды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә  Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә кунаклар  –  Внешэкономбанк Рәисе  Ирина Макиеваны,  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Равил Муратовны һәм  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаеваны кабул итте. Халык белән зур очрашуда сүз моношәһәрләр перспективалары, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин сүзләренә карагандаа, «Кама Тамагының шәһәр тирәлеген һәм икътисадын үстерүдә чираттагы импульс булырга тиешле» проектлар турында барды.


Моношәһәрләр үсеше фондының күзәтү советы әгъзасы булган  Ирина Макиева яшәүчеләргә дәүләтнең ничек Кама Аланына ярдәм итәчәге турында сөйләде. Мәсәлән, агымдагы елда гына да Россиянең һәр моношәһәренә өр-яңа ашыгыч медицина ярдәме машинасы биреләчәк һәм шулай ук аерым торак пунктлар таләпләренә ярашлы рәвештә Россия вузлары булачак укытучыларны һәм табибларны максатка юнәлешле кабул итә башлаячак  – нәтиҗәдә белгечләр Кама Аланы өчен эшләячәк.

Кыскасы,сүз нигездә сәнәгать секторын үстерү турында барды. Кама Аланы башка моношәһәрләр кебек үк уникаль преференцияләрдән файдалана алачак. Яңа производствоны ачып җибәргәндә инвесторлар федераль һәм  республика бюджетлары исәбенә ( 95/5 нисбәтендә) инженерлык  коммуникацияләре төзи алачак. Димәк, юллар, электр, газ, су белән тәэмин итү, чистарту корылмалары һәм башкалар өчен бизнесменнарга түләргә кирәк булмаячак. Шул ук вакытта субсидиянең иң зур күләме яңа предприятие эшли башлагач барлыкка киләчәк эш урыннарына бәйле. Кама аланлылар никадәр эшкә күбрәк урнашса, моношәһәрләр үсеше фонды инвесторларга инженерлык инфраструктурасы өчен шуның кадәр күбрәк акча бүлеп бирәчәк. Болар гына да түгел. Моношәһәрләрдә производство ачып җибәргән бизнесменнар киметелгән еллык 5 процент ставкасындагы займга исәп тота алачак.


Кама Аланында индустриаль парк ачылу белән бистәгә бизнесменнар килде дә инде –  сәнәгать мәйданчыгында хәзер  Татарстан полимерларын эшкәртәләр, стретч-плёнка җитештерәләр, полипропилен җепләр һәм башкаларны чыгаралар. Продукцияне сораучылар күп, аны ил территориясендә эшли торган 13 филиал аша –  Санкт-Петербургтан алып Новосибирскийга кадәр саталар. Предприятие җитәкчелеге производствоны ике тапкыр киңәйтергә җыена һәм моңа яңа программалар ярдәм итәргә мөмкин.

Тагын бер проект, кама аланлылар өчен яңа һәм ул елына  10 мең тоннага кадәр форель балыгын үрчетүгә бәйле. Бу эш гади түгел, чын-чынлап җитди табыш һәм кама аланлыларга тотрыклы эш урыннары биргән  югары технологиядәге производство. Алдан уйланганча, «Концерн Карпов» ЧҖЧ – әгәр  барысы да барып чыкса, монда терлекчелек өчен азык аксымы, аннан соң дарулар – анальгин, парацетамол и башкалар җитештерә башлаячаклар. Болар чын мәгънәсендә импортны алмаштыручылар булып торалар,  хәзер фармацевтиканың күп өлеше Россиягә чит илдән эләгә. Болардан тыш, Кама Аланында бизнесны киңәйтү турында асфальт һәм битум өчен уникаль өстәмәләр җитештерүчеләр чыгыш ясады. Андый матдәләр, мисал өчен, автомобиль юлларыннан файдалану срогын  өч тапкыр арттырырга сәләтле.

Эш берөзлексез режимда  дәвам итәчәк. Кечкенә Кама Аланы моношәһәре иң алдынгы бизнес-проектларны  һәм  Маленький моногород Камские Поляны станет площадкой для воплощения самых передовых бизнес-проектов и рекреацион идеяләрне гамәлгә ашыру мәйданчыгына әйләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International