Татарстан Республикасы делегациясенең Португалиягә визиты Татарстан белән Португалия арасында хезмәттәшлекне үсерергә, шулай ук Россия-Португалия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Португалия икътисад министры, Россия - Португалия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Мануэл Калдейра Кабрал Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лиссабонга визиты кысаларында Португалия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Бруно Бобоне белән очрашты.
«Томск өлкәсе кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше фонды»ның директоры урынбасары Елена Лазарева җитәкчелегендәге Томск шәһәре эшмәкәрләре делегациясе Татарстан Республикасында стажировка узу кысасында 30 майда Казан шәһәренең эшмәкәрләр өчен «Минем документлар» челтәренең махсус офисында («Бизнес өчен МФЦ») булдылар.
"Дәүләт заказы буенча Агентлык" ДУПның генераль директоры Яков Геллер "Инновацияләр һәм информацион технологияләр–бизнес үсеше драйверы. Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге процессларын автоматлаштыру" темасына эшмәкәрләр Съезды түгәрәк өстәле кысасында чыгыш ясады. Семинар кысасында ул дәүләт закупкалары уздыру өчен Интернет-мәйданчыкны күрсәтте, шуларның берсе - smb.zakazrf.ru.
Яр Чаллыда шәһәр һәм "ИННОКАМ" районнары эшмәкәрләренең Съезды уза. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, Башкарма органнарның вазифадагы затлары, зур бизнес җитәкчеләре һәм Яр Чаллы шәһәренең һәм ИННОКАМ районнары кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм вәкилләре, финанс оешмалары, җәмәгать берләшмәләре, социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмалар, фәнни учреждениеләр, вузлар һәм ссузлар, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада министр урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
2017 елның 28-29 сентябрендә Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә ШОС и БРИКС ил-катнашучы регионнары кече бизнес Форумы була.
Татарстанда Финанс оешмаларының өлеш кертеп алданганнарына һәм акча кертүчеләренә республика ярдәм фонды булдырылачак. ПУ-447 номерлы Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Татарстан сәнәгатенең төп өлкәләре үсеше проблемалары һәм перспективаларын бүген Россия Федерациясе Җыены Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновация һәм эшмәкәрлек үсеше буенча комитетының күчмә утырышы кысасында ТР Хөкүмәте йортында Түгәрәк өстәлдә карадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновация үсеше һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министрның беренче урынбасары –эшмәкәрлек үсеше Департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2017 елның гыйнвар-апреленә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше айлык рейтингын әзерләде.
«Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева спикер сыйфатында Ижевскида 25еннән 26 майга кадәр булган «Удмуртиядә ясалды» форумында чыгыш ясады.