«Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева спикер сыйфатында Ижевскида 25еннән 26 майга кадәр булган «Удмуртиядә ясалды» форумында чыгыш ясады.
«Удмуртиядә ясалды» форумы Удмуртия Республикасында эшмәкәрлек үсеше сорауларына, бизнес-процессларны торгызу һәм үстерүдәге яшәп килгән проблемаларга, һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын табуга, шулай ук Удмуртиянең иң яхшы эшмәкәрлек практикларына яңа региональ һәм Халыкара базарларына чыгу мөмкинлекләрен карауга багышланды.
«Удмуртиядә ясалды» форумында федераль экспертлар мастер-классларда, лекцияләрдә, дискуссияләрдә катнашучы 1000нән артык эшмәкәр белән аралашты. Форум кысасында стратегик инициативалар Агентлыгы катнашында ПФО регионнары үсеше институтларының стратегик сессиясе, Удмуртия Республикасы социаль эшмәкәрлеге үсеше мәсьәләләре буенча питч-сессия, TedX форматында Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Ижевскидан уңышлы эшмәкәрләрнең республиканың яшь эшмәкәрләре өчен мотивацияле сессиясе , яшь эшмәкәрләрнең формаль булмаган очрашуы һәм StandUpStartUp республика проектлары стартапын тәкъдир итү, дискуссия мәйданчыклары булды.
«Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева «Экспорт потенциалы – Халыкара базарга ничек чыгарга?» дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады. Дискуссия барышында Халыкара базарга чыгуның нәтиҗәле алгоритмнары һәм шулай ук экспортны яклауның гамәлдәге чаралары каралды. РЭЦның экспортерлар өчен файдалы төп продуктлары һәм сервислары һәм шулай ук илдә һәм башка регионнарда чит ил базарларына чыгуның иң яхшы практиклары тәкъдир ителде.