Яр Чаллыда шәһәр һәм "ИННОКАМ" районнары эшмәкәрләренең Съезды уза. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, Башкарма органнарның вазифадагы затлары, зур бизнес җитәкчеләре һәм Яр Чаллы шәһәренең һәм ИННОКАМ районнары кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм вәкилләре, финанс оешмалары, җәмәгать берләшмәләре, социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмалар, фәнни учреждениеләр, вузлар һәм ссузлар, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада министр урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Съезд эшли башлаганчы традиция буенча Инжиниринг үзәге холлында катнашучылар өчен предприятиеләр продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Экспозицияләрдә машиналар төзү, азык һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсе, уйлап чыгаручылар разработкалары күрсәтелде.
Форум кунакларына аерым блок буларак «Яр Чаллы» ТОСЭР резидентлары наработкалары демонстрацияләнде. Бүгенге көнгә алар 9 теркәлде инде, әмма ел ахырына кадәр бу сан тагын да артырга тиеш.
Эшлекле форум эшен ачып, Татарстан Республикасы Президентының эшмәкәрләр хокукын яклау буенча уполномоченные Тимур Нагуманов Съездда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. "Икътисади үсешнең төп факторларының берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора, - дип әйтелә Президент сәламләвендә - Әлеге юнәлеш инвестицион җәлеп итүчәнлек арту һәм административ барьелар кимү белән бергә, 2010 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш Стратегиясендә бирелгән".
Президент республикада кирәкле тирәлек тудырылуы, ел саен үзенә озак вакытлы инвестицияләр кертелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылуы, әмма шул ук вакытта дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары эшен эшмәкәрлек үсеше мәсьәләләрендә көчәйтергә, административ барьерларны киметергә кирәклеген ассызыклый.
Икътисади үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме җитәкчесе Ирина Макиева Съезд катнашучылары - эшмәкәрләргә видеомөрәҗәгать җибәрде.
«Яр Чаллы – социаль-икътисади үсештән алда баручы территория статусы алган моношәһәрләрнең берсе. Мин бизнес өчен бу мөһим дип уйлыйм, һәм бүгенге көндә 9 предприятие инде ТОСЭР резиденты булып тора.
Яр Чаллы һәрвакыт тотрыклы үсеш күрсәтә. Мин бу шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ничек карауларын беләм. Әгәр начар булса, бизнесның шундый зур армиясе булмас иде, шуның белән Яр Чаллы үсә. МСПның 30 мең субъекты – бу шәһәр өчен бик зур сан», - диде үзенең мөрәҗәгатендә Ирина Макиева.
Шәһәр мэры Наил Мәгъдиев автоградта икенче тапкыр узган эшмәкәрләр Съездының Яр Чаллыда икътисади хәлне яхшыртырга булышачагын билгеләде. "Эшмәкәрләр белән эшне диалог режимында алып барырга кирәк. Кече, урта һәм зур бизнеска шәһәрнең уңай икътисади климаты бәйле, шуңа күрә эшмәкәрләр белән бөтен сорауларны даими хәл итәргә кирәк", - дип билгеләде ул.
Шәһәр башлыгы тулаем территориаль продуктның 30%тан артыгының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына туры килүен билгеләде. Ел саен шәһәр бюджетына салым түләүләре өлеше арта. 2016 ел нәтиҗәләре буенча ул 34 процент тәшкил итә.
Кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше өлеше соңгы биш елда 28%ка кадәр артып, 162 млрд сум тәшкил итте. Эшкәртү производствосы өлеше арта ( 14,2%тан 16,7%ка кадәр). Бу турыдан-туры сәнәгать компанияләренең финанс һәм инфраструктура программаларына бәйле.
Соңгы 5 елда 180 компания ТР Икътисад министрлыгы программалары буенча 271,2 млн суммасында субсидияләр алынды. Агымдагы елда «Лизинг грант» һәм социаль эшмәкәрлек программалары буенча шәһәр республика бюджетыннан 47,6 млн суммасында субсидия алачак. Конкурс игълан ителгән, гаризалар 1 июньдә кабул ителә башлаячак. Шулай ук компанияләрнең дәүләт һәм муниципаль закупкаларда катнашуы 86 процент тәшкил итә.
"Эшмәкәрләрнең чираттагы съездында безгә ике еллык эшкә йомгак ясарга кирәк, чөнки тормыш үзе куйган сораулар бар, безнең шәһәрдә икътисади ситуация дә, эш шартлары да үзгәрде - шәһәр ТОСЭР статусы алды",- дип билгеләде шәһәр мэры.
Съезд автоградта көн буе булачак. Катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр кысасында Кама арты регионының экспорт потенциалы үсеше, яшьләр эшмәкәрлеген үстерү турында темалар әзерләнгән һәм башкалар.