Яков Геллер: Үсеш өчен потенциал һәрвакыт бар

2017 елның 30 мае, сишәмбе

 "Дәүләт заказы буенча Агентлык" ДУПның генераль директоры Яков Геллер "Инновацияләр һәм информацион технологияләр–бизнес үсеше драйверы. Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге процессларын автоматлаштыру" темасына эшмәкәрләр Съезды түгәрәк өстәле кысасында чыгыш ясады. Семинар кысасында ул дәүләт закупкалары уздыру өчен Интернет-мәйданчыкны күрсәтте, шуларның берсе - smb.zakazrf.ru. кече һәм урта  бизнес өчен сайт 

 "Сәнәгать масштабларында продукция чыгару белән шөгыльләнүчеләр өчен ресурс кызыклы булачак, шуңа карап Россия һәм Татарстан буенча ихтыяҗны билгеләргә була. Бер елда язылучылар саны 10 меңгә артты, шуларның 612се - чаллылылар. Бер ел эчендә шуларның 467се шушы ресурс базасында контрактлар төзеде, -  дип аңлатты ул.- Үсеш өчен потенциал һәрвакыт бар, иң мөһиме, ачык кулланылышта булган кораллардан файдалана белү".

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга предприятие эшен системалаштыру өчен төрле мәйданчыклар бирелде: бизнес-процессларны төзү буенча Битрикс24тә эш, Контур-закупкалар дәүләт контрактлары төзү өчен сайт, ИННОКАМ заказчылары һәм тәэмин итүчеләре өчен дискуссия мәйданчыгы. 

Түгәрәк өстәл тәмамлануга катнашучылар съезд резолюциясенә берничә тәкъдим кертте, аның төп пункты булып потенциаль заказчылар эзләү һәм шәһәр эшмәкәрләрен яклау чаралары турында белешмәләрне актуальләштерү буенча семинарлар һәм вебинарлар оештыру турында сорау торды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International