ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Минзәлә районы 6 позициягә күтәрелде, Чирмешән һәм Спас – 5кә. Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-май айлары өчен районнарның үсеш рейтингысын әзерләде


6
июль, 2018 ел
җомга

Республиканың яшь бизнес-аналарын берләштергән проект үз эшен 9 июльдә башлап җибәрә. Бу көнне Эшкуар йортында (Казан ш., Петербург ур., 28) беренче уку-укыту тренинглары була. Эшлекле мохиткә чуму, бизнес-проектлар эшләү һәм ментор ярдәме каралган бушлай программа 5 көн дәвам итәчәк. Укуларның йомгаклау этабы - катнашучыларның проектлары конкурсы, аның җиңүчесенә үз бизнесын башлап җибәрүгә 100 000 сум күләмендә грант бирелә.

Эшлекле активлыкны ничек арттырырга һәм бизнеска административ басымны ничек киметергә – "Бизнес-десант" белем бирү проекты кысаларында өйрәтәчәкләр. Игътибар үзәгендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары. Тәҗрибәле бизнес-спикерлар, Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бизнес десант кысаларында эшкуарларга микрофинанс заемнарын алуга документлар тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.

Бүген Казан шәһәренең Совет районы, Дәрвишләр бистәсендә (Главная ур., 60) хезмәтләр күрсәтү буенча яңа "Минем документлар" (КФҮ) үзәге ачылды.

Эшкуар йортында сәнәгать паркларын төзү һәм үстерү мәсьәләләре турында сөйләштерләр

Татарстан эшкуарлары үз продукциясен немец импортерларына тәкъдим итә алачак.

Татарстан журналистлары "Россиядә эшкуарлык: тарихы, проблемалары, уңышлары" иҗади конкурсында катнашуга чакырыла 


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"2019-2021 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен социаль-икътисадый үстерү фаразын эшләү".

Көньяк-Көнчыгыш икътисадый зонасындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар вәкилләре проектларны уңышлы тормышка ашыру алгоритмын өйрәнде.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Эшкуар йортында "Территорияне үстерү проектлары буларак индустриаль (сәнәгать) парклары" укыту семинары була.  Программада муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларының һәм сәнәгать мәйданчыкларының идарәче компанияләре җитәкчеләре, муниципаль районнарның сәнәгый мәйданчыкларны үсеш өчен җаваплы вәкилләре катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International