Ерак Көнчыгышны үстерү Россия икътисадында, тулаем алганда, күзалланган казанышка ирешү өчен куәтле ресурс бирә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин IV Көнчыгыш икътисад форумының пленар утырышында. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.
"Без монда (Ерак Көнчыгышта халыкара хезмәттәшлек һәм интеграция үзәген булдыруда – ТАСС иск.) илне алгарышлы үстерү, аның конкурентлылыкка сәләтле булу дәрәҗәсен ныгыту, гражданнарның яшәеш сыйфатын арттыру өчен үзебез куйган стратегик максатларга ирешүдә куәтле ресурс күрәбез", – диде Путин.
Россия лидеры сүзләренә караганда, Ерак Көнчыгышны үстерү Россия өчен – ул бер сүзсез өстенлек булып тора, ә хакимиятләрнең барлык тырышлыгы исә биредә халыкара хезмәттәшлек һәм интеграция, эшлекле һәм инвестицион активлык, мәгариф, фән һәм мәдәният буенча куәтле үзәк төзүгә юнәлдерелә. Путин билгеләгәнчә, мондый үзәк булдыру иң әүвәл Ерак Көнчыгыштагыларның үзләре өчен файдага булачак. "Без үзебез каршында торган барлык чакыруларның катлаулылыгын аңлыйбыз, Ерак Көнчыгыш төбәгендә дистәләрчә еллар дәвамында тупланган демографик, социаль, икътисадый һәм инфраструктура проблемаларын шунда ук хәл итеп булмаячагын да аңлыйбыз, ләкин без моны эшләргә тиеш, моны эшлибез һәм эшләячәкбез", – дип ышандырды дәүләт башлыгы.
Бизнес белән эшләүнең заманча методларының, өстенлекле дәүләт алымының инде нәтиҗә бирә башлавы, аның үсеш ноктасына әверелүе, инвестицияләрне җәлеп итүе турында да өстәп әйтте Путин. Соңгы биш ел эчендә төбәктәге җитештерү тармагы 22%ка диярлек арткан. Россиягә булган турыдан-туры чит ил инвестицияләренең дүрттән береннән артыграгы аңа туры килә икән, ә биш ел элек бу күрсәткеч нибары 2% кына булган. Дәүләт башлыгы билгеләп узганча, төбәкне үстерү буенча махсус механизмнар (ТОРлар һәм Владивостокның ирекле порты) кысаларында 130дан артык яңа предприятие эшли башлаган һәм төрле өлкәләрдә 16 меңнән артык заманча эш урыны булдырылган.
Президент РФ керү өчен гражданнарга электрон визадан файдалану мөмкинлеге каралган дәүләтләр исемлеген киңәйтү нияте турында да хәбәр итте. "Үсеш һәм ачык булу рухына Ерак Көнчыгышка килү өчен электрон визалар турындагы карарларыбыз да җавап бирә, хәзерге вакытта алар 19 ил халкы өчен гамәлдә, бу илләрдән килүчеләр барлык документларны гадиләштерелгән тәртиптә, дистанцион рәсмиләштерә ала", – диде дәүләт башлыгы. Ул болай дип белдерде: "Алга таба да гражданнарына электрон виза алу мөмкинлеге тудырылган илләр санын арттыру өстендә эшләүне дәвам иттерәчәкбез, бу хәл, шул исәптән, АТИХ (АТЭС) илләренә дә кагыла".
Электрон визалар 2017 елда гамәлгә кертелгән иде. Мондый документ махсус сайтта рәсмиләштерелә һәм РФ төбәгендә иң күбе сигез тәүлек дәвамында булырга рөхсәт итеп, 30 календарь көненә кадәрге срокка бирелә. Диңгез буенда гына да 2017 елның берничә аенда электрон виза белән 5,5 мең чит ил кешесе булып киткән. Электрон виза түләүсез бирелә. Элегрәк Путин электрон виза режимының Ерак Көнчыгыштагы барлык халыкара аэропортларга да кагылуы турында закон кабул итәргә кушкан иде.
Президент белдергәнчә, хөкүмәткә Ерак Көнчыгышны 2025 елга кадәр илкүләм үстерү программасын эшләү йөкләнәчәк.
Илкүләм программаның төп юнәлешләре турында сөйләгәндә, Путин алар арасында торак, ТКХ, транспорт, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге кебек өлкәләрдә югары алгарышлы динамиканы тәэмин итү хакында әйтте. Президент сүзләренә караганда, демографик үсешнең һәм гаиләләргә ярдәм итүнең махсус чараларын тәкъдим итәргә кирәк.
"Ерак Көнчыгыш куәтле, югары экспорт потенциалы булган икътисадый, индустриаль үзәк булырга сәләтле һәм ул шундый булырга тиеш" дигән ышаныч белдерде Путин, ә моның өчен эшкуарлык энергиясеннән файдаланмыйча, кече һәм урта бизнесны үстермичә генә мөмкин түгел. Аның сүзләренә караганда, Ерак Көнчыгыш эш климатының сыйфаты буенча көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда да, күрше илләргә карата да.
Дәүләт башлыгы Ерак Көнчыгышта бизнеска булган финанс ярдәме кораллары, шул исәптән ТОР һәм Владивостокның ирекле порты инвесторлары өчен 2025 елга кадәр иминият кертемнәре буенча ун еллык ташламаны алу һәм файдалану мөмкинлеге турында да искәртеп узды. Моннан тыш, инвесторлар өчен үз проектларын тормышка ашыру шартларының үзгәрмәвенә гарантия бар, дип өстәде Президент.
Путин Ерак Көнчыгыш инфраструктурасыннан файдаланучы Россия экспортерларын нәтиҗәле социаль һәм икътисадый проектларга акча кертүгә ничек итеп стимуллаштыру хакында да уйларга тәкъдим итте.
Президент ушлай ук хөкүмәткә һәм губернаторларга Ерак Көнчыгыштагы авыл хуҗалыгы җирләренең файдаланылуын тикшерергә, АСК үсешенә теләктәшлек белдерергә кушты. "Биредә, Ерак Көнчыгышта, без авыл хуҗалыгы проектларына булган инвестицияләрнең яхшы үсештә булын күрәбез, әлеге тенденцияләрне сакларга, шул исәптән кулланылмый торган җирләрне, төрле чикләмәләре булган кишәрлекләрне кулланылышка кертүне стимуллаштырырга кирәк", – диде ул. "Шуңа бәйле рәвештә, хөкүмәттән, Россия төбәкләре губернаторларыннан әлеге мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнүләре турында сорыйм, һәр конкрет төбәктә авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану эшләренең торышын карарга кирәк", – диде ул.
Путин авыл хуҗалыгы проектларына булган инвестицияләрнең ныклап артуы хакында билгеләде һәм аларга теләктәшлек белдерергә кушты. Моңа турыдан-туры мәнфәгате булган чит ил инвесторлары белән очрашуы хакында искә төшерде. Путин Ерак Көнчыгыш продукциясеннән чит илләрдәге, шул исәптән АТР базарларының файдалана алу мөмкинлеген арттыру зарурлыгы турында белдерде. "Безнең Кытай, Корея дусларыбызга һәм Ерак Көнчыгыш АСК актив инвестицияләгән партнерларга азык-төлек белән сәүдә итүдәге каршылыкларны бетерү өстендә бергәләп эшләргә тәкъдим итәбез", – дип шәрехләде ул.
Дәүләт башлыгы Азия-Тын океан төбәгендә иминлек тәэмин итәргә чакырды, бу аның үсеше өчен бик мөһим. "Тотрыклы үсеш өчен, тулаем алганда, Азия-Тын океан төбәгендә тотрыклылык, тынычлык һәм иминлек булдырырга, яңа низаглар барлыкка килү өчен юл куймаска кирәк һәм элеккеге бәхәсләр диалог нигезендә генә хәл ителергә тиеш", – дип белдерде дәүләт башлыгы. Ул ышандырганча: "Россия барлык халыкара мәйданчыкларда, Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы, АТЭС, АСЕАН, башка региональ берләшмәләр белән эшләгәндә нәкъ шундый алымны, шундый конструктив көнүзәкне күрсәтте һәм күрсәтәчәк".
Шул ук вакытта Путин Корея ярымутравындагы вәзгыятьне аерым билгеләде. "Россия, Корея Республикасы һәм Корея Халык Демокартия Республикасы катнашында инфраструктура, энергетика, башка өлкәләрдәге өч яклы проектлар турында фикер алышуга кайтырга теләр идем. Мондый инициативаларны алга таба күрсәтү өчен, барыннан элек, Корея ярымутравы тирәли вәзгыятьне нормага салырга кирәк", – дип күрсәтте ул.
"КХР белән кооперация һәм инвестиция бәйләнешләрен без актив үстерәбез. Бүген Ерак Көнчыгышта кытай инвесторлары катнашында 200 млрд сумнан артык күләмдә акча кертелгән 30дан артык проект тормышка ашырыла", – дип билгеләде Россия лидеры. Ул шулай ук Мәскәүнең "япон партнерлары белән позитив хезмәттәшлеккә йөз тоту"ы турында да ышандырды һәм уртак эштәге төрле проектларга теләктәшлек белдерәчәге турында сүз бирде. Путин бәяләгәнчә, "Монголия – безнең күптәнге, ышанычлы парнтер белән инфраструктура, энергетика, экологик проектларны алга таба үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр бар". РФ Президенты ассызыклаганча, "Корея Республикасы компанияләре дә Россиядә үз проектларын уңышлы гына тормышка ашыра". "Көньяк Корея бизнесы белән нәкъ менә Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә уртак эшләүдә зур киләчәк булуын күрәбез", – диде Россия дәүләте башлыгы.