Татарстанлылар метробус системасын кертергә, коррупциягә каршы музей ачарга һәм Казанда Формула 1 узышларын үткәрергә тәкъдим итә

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Стратегия-2030 сайтында http://i.tatarstan2030.ru/ бастырылган ТОП-10 иң кызык башлангычны аерып алды.

Узган атнаның иң кызыклы һәм популяр инициативалары:

- Метробус системасын кертү

Әлмәт кешесе туры участоклары булган зур шәһәрләрдә юлларны реконструкцияләп, метробуслар җибәрергә тәкъдим итә. Хәрәкәт зур тизлектә башкарылачак һәм гражданнарның юлларга үтеп керүе чикләнәчәк. Бу пассажирлар ташкынын ике тапкырдан да күбрәккә арттырырга һәм юлларда бөкеләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

- Коррупциягә каршы музей ачу

Казанда яшәүче хатын-кыз балалар һәм яшьләр өчен коррупциягә каршы музей ачу башлангычын керткән. Ул агарту характерында булачак, укыту интерактив формада уздырылачак.

- Татарстан башкаласында Формула 1 узышларын үткәрү

Идеяне Казан кешесе тәкъдим итә. Мисал сыйфатында ул Монакода спорт чарасын уздыру тәҗрибәсен карый.

- Чаллыда кыя тауга менү өчен спорт комплексы ачу

Татарстанлы 17-20 метр биеклектәге түшәме булган объект төзергә тәкъдим итә. Комплекс Чаллы халкында спортның бер яңа Олимпия төрен үстерергә ярдәм итәчәк, шулай ук туризм һәм альпинизм буенча ярышлар уздыру өчен мәйданчык булачак.

- Казан территориясендә тимер юл кичүе төзелеше

Мондый башлангычны шәһәрдә яшәүче ханым калдырган. Ул раслаганча, Казан тирәли зур санда тимер юллар уза һәм еш кына, узып баручы поездларны үткәреп, йөк поездлары автомобиль юлы булган кичүләрдә туктала. Шуңа бәйле рәвештә ул тимер юллар астында туннель-юллар ясарга яки тимер юллар өстеннән автомобиль күперләре төзергә тәкъдим итә.

- Казан шәһәренең авиация предприятиеләре тирәсендә эшчеләр өчен парковка урыннары төзү

Яшел Үзән районы кешесе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә парковка өчен участоклар аз, дип саный, һәм бу хезмәткәрләр өчен уңайсызлыклар тудыра. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан өстәмә парковка урыннары булдырырга тәкъдим итә.

- Чүпрәле районында цемент заводы төзү

Автор  цемент заводы кирәк, дип саный. "Безнең район территориясендә известьташ токымнары, балчык һәм цеолиты мергель чыга торган урыннар бар, биредә цемент җитештерү өчен 100% диярлек чимал бар". Аның сүзләренчә, идеяне гамәлгә ашыру яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Җирнең пай өлешләре буенча мәсьәләне хәл итү

Чаллы кешесе җирнең хуҗалары салым түли, тик асылда алардан файдалана, сата яки башка операцияләр башкара алмый торган пай өлешле участоклары белән бәйле проблеманы канун нигезендә хәл итәргә тәкъдим итә. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге участоклардан 50 елга аренда нигезендә агрофирмалар файдалана, ә хуҗасы уңыштан билгеле бер өлеш ашлык ала, шул ук вакытта ашлык урынына акча алып булмый.

- Экологияне савыктыру

Казан кешесе чүпне аерым җыюны популярлаштырырга, киләчәктә эшкәртергә мөмкин булган кәгазь, пыяла файдасына полиэтилен һәм пластик төргәкләрдән баш тартырга, халыкта табигатькә сак караш тәрбияләргә тәкъдим итә.

- Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның (су каналы, энергетиклар, газчылар) челтәрләренә технологик тоташу буенча юридик затлар өчен бердәм сервис оештыру.

Чаллы кешесе раслаганча, бу идеяне тормышка ашыру нәтиҗәсендә, объектларны сафка бастыру вакытын киметергә һәм төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкин.

Инициативалар белән тулырак танышырга, аларны хупларга, яки үзегезнекен тәкъдим итәргә теләсәгез - http://i.tatarstan2030.ru/сайтына керегез.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International