Актив һәм файдалы ял. Икътисад министрлыгы командасы "Россия чаңгы юлы-2019"да катнашты

2019 елның 9 феврале, шимбә

Күңел күтәренкелеге һәм актив ял. Бүген меңнәрчә татарстанлылар "Россия чаңгы юлы-2019" XXXVII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларына һәм "Татарстан чаңгы юлы-2019" республика массакүләм ярышларына кушылды.

Спорт бәйрәмендә катнашуга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы да теләктәшлек күрсәтте. Ведомство белгечләре чараның үзәк мәйданчыгы - Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында чаңгыда узышты. Бергәләп алар 5 чакрым юл үтте. Министрлык эшләре белән идарә итүче Рәис Шәрәфетдинов җитәкчеләр ярышында катнашып, ышанычлы төстә 2 чакрым араны узды.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, массакүләм спорт ярышларында катнашу министрлыкта традицион күренешкә әверелде. Мондый чаралар сәламәтлекне ныгытуга булышып кына калмыйча, хезмәттәшләр белән актив һәм файдалы вакыт уздырырга мөмкинлек бирә, ди алар.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International