Рөстәм Миңнехановка ALGA маркасы белән спорт киеме җитештерү проектын тәкъдим иттеләр

2019 елның 9 феврале, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ALGA маркасы белән спорт киеме җитештерү буенча гамәлгә ашырылган проектны тәкъдим иттеләр.

Проектны гамәлгә куючыларның берсе Тимерхан Зыятдинов спорт киемен 2014 елда җитештерә башлаулары хакында сөйләде. Бүгенге көндә заказга җитештерелгән ALGA киемен 300дән артык спорт командасы, 250дән артык коммерция оешмасы куллана, 50 мең берәмлектән артык әзер продукция чыгарылган.

Тимерхан Зыятдинов сөйләгәнчә, 2017 елда ул "Эшкуарлык фабрикасы" проекты кысаларында уку курслары узган, бу аңа соңрак производствосын алга этәрүдә ярдәм иткән.

Компания ирләр, хатын-кызлар, балалар киемнәрен җитештерә. Дизайнерлык карарлары нигезенә Татарстанның республика һәм илдә генә түгел, дөньяда  мәгълүм  геральдик символлары салынган.

ALGA продукциясен җитештерү өчен кулланыла торган материаллар сыйфатына аерым игътибар бирелә. Төркия, Көньяк Корея һәм Италия заводларыннан турыдан-туры кайтартылган югары сыйфатлы чимал файдаланыла.

Төп идея - заманча киемдә мода трендлары аша Татарстан тарихын һәм мәдәниятен тәкъдим итү. ALGA кием брендын җитештерүгә аерым игътибар бирә, аның ярдәмендә "Made in Tatarstan" лейблы продукциянең иң югары сыйфаты гаранты булып тора.

Проектны гамәлгә куючының сүзләренә караганда, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә вәкиллекләр ачуга ихтыяҗ бар. Якын арада БГӘ һәм Төркиядә сатуларны оештыру планлаштырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт киеме җитештерү өлкәсендә яшь эшкуарларның тырышлыкларын һәм бу рәвешчә, шул исәптән ALGA сүзе аша да, татар мәдәниятен киемдәге заманча тренд юнәлешләре аша алга этәрүен югары бәяләде. Ул компаниягә киләчәктә дә уңышлар һәм алга таба да үсеш теләде.

Тулырак -  http://algawear.ru

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International