Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстанның күпфункцияле үзәкләре кыскартылган эш режимына күчә. Бүген КФҮнең барлык филиаллары килүчеләрне 16.00гә чаклы кабул итә.
23 һәм 24 февральдә - "Минем документлар" офисларында ял көннәре.
25 февральдән КФҮ гадәти режимда эшли.
Әлеге офисларга барырга җыенсагыз, бу мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.
КФҮнең эш графигы һәм хезмәтләр исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mfc16.tatarstan.ru
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте