“Бүгенге көндә, бигрәк тә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында, иң мөһиме – конкурентлы булу. Республика предприятиеләре сату базарлары табарга тиеш. Энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелә, моның белән эре предприятиеләр җитди шөгыльләнә. Калганнар өчен дә энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге приоритет булып калырга тиеш”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның глобаль конкурентлыкка сәләтле икътисадын формалаштыруда боларны мөһим шарт дип атады.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Осинцев, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Стратегик идарә һәм бюджет департаменты директоры Артем Шадрин, республика министрлык-ведомстволары, предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
2011 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы дөнья күрде. Алар 18 күрсәткеч буенча бәяләнгән.
Барлык муниципалитетлар икътисади потенциалына карап ике төркемгә: составларында шәһәрләр булган муниципаль районнар һәм шәһәр округларына, составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнарга бүленгән.
Узган ел төп күрсәткечләр буенча, Чаллы шәһәре, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары беренче төркемгә кергән муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны бүлешкән. Үз составында шәһәрләр булмаган муниципаль районнар төркемендә гомуми күрсәткечләр буенча Тукай, Яңа Чишмә һәм Питрәч районннары лидерлык позициясен били.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керүе ил икътисадының төрле тармакларында ничек чагылыш табачак, икътисад һәм социаль өлкә нинди проблемалар белән очрашырга мөмкин, яңа шартларда Россия җитештерүчеләрен нинди язмыш көтә, яңа шартларда башкарма хакимият органнары эшчәнлеген ничек итеп үзгәртергә тиеш була? Шушы һәм әлеге халыкара оешмага керү белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр бүген ТР Икътисад министрлыгында РФ Икътисади үсеш министрлыгының Сәүдә сөйләшүләре департаменты директоры Максим Медведков катнашында узган семинарда күтәрелде. Аның эшендә республиканың министрлык-ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Быел 14 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2011 елда ТР бюджетыннан субсидияләр алу хокукына да бәйге уздырылган иде. Конкурска 190 заявка алынган булган. Бәйгедә катнашу хокукын шуларның 182 се алган. 10 өстенлекле юнәлеш буенча шулар арасыннан (өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрү, инвалидларны социаль адаптацияләү, милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау һ.б.) 111 җиңүче билгеләнгән.
Быел Татарстан икътисадына 360 млрд сумга якын инвестицияләр салынган. Бу күрсәткеч буенча үсеш, узган 2010 елга караганда, 5 проценттан артып китә. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, агымдагы ел дәвамында чит илләрдән һәм ил эченнән инвестицияләр салу уңышлы алып барылган. Төп бәяләү критерие булып саналган - чит илләрдән туры инвестицияләр җәлеп итү буенча да үсеш бар. Министр бу хакта журналистларга бүген узып баручы 2011 ел йомгакларына багышланган очрашуда сөйләде. Мидхәт Шаһиәхмәтов 2011 елның дөнья икътисадындагы, евро зонасындагы катлаулы вазгыятьне исәпкә алганда гади булмаганын ассызыклап, шуңа карамастан, республика икътисады өчен уңышлы ел булуын искәртте.
“Эксперт РА” агентлыгы 2010-2011 елларда ил төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итү сәләте буенча рейтинг әзерләде. Анда Татарстанның Идел буе федераль округында инвестиция рискы минималь булган төбәк икәнлеге искәртелә.