Татарстанлыларны гомуми приз фонды 2,5 млрд сум булган Бөтенрәсәй студентлар стартаплары конкурсына чакыралар

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан студентлары “Технологияләр” Федераль проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм итү фонды (ФСИ) оештырган Бөтенрәсәй студентлар стартаплары конкурсының җиденче чиратында катнаша ала. 

Стартап-проектларга грант ярдәме күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк, конкурс кысаларында 2250 җиңүче билгеләнәчәк. Һәр җиңүче киләсе 12 ай эчендә үзенең инновацион проектын гамәлгә ашыруга грант алачак. Шул вакыт эчендә конкурста катнашучы үз гаризасында күрсәтәчәк нәтиҗәләргә ирешергә кирәк.

Гаризалар җиде конкурс тематикасы буенча кабул ителә:

- цифрлы технологияләр

- медицина һәм сәламәтлек

- яңа материаллар һәм химик технологияләр

- яңа приборлар һәм җитештерү технологияләре

- биотехнологияләр

- ресурсларны сак тоту энергетикасы

- креатив индустрияләр

Конкурста югары белем бирү программалары буенча белем алучы, Рәсәй мәгариф күзәтчелеге аккредитациясе булган, ФСИ белән гамәлдәге килешүләре булмаган (бу конкурста катнашуга гариза биргән вакытта грант алучылар, грант алучы оешмалар җитәкчеләре яки проектларның фәнни җитәкчеләре булмаган) һәм “Студентлар стартабы” программасы буенча элегрәк грант алмаган физик затлар катнаша ала. 

Конкурста катнашу өчен ФСИ онлайн-системасында гариза тутырырга һәм 18 мартка кадәр җибәрергә кирәк (https://fasie.ru/studstartup/). 

Элегрәк “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләрнең берсе (3 нче чират) Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) аспиранты Юрий Маясин булды, ул белгечләр командасы җитәкчелегендә шешкә каршы дарулар эшләүгә карашны үзгәртергә вәгъдә итүче стартап-проектны гамәлгә ашыра. Команда “Cancero” - яман шешне дәвалау өчен перспективалы молекулаларны сайлап алырга мөмкинлек бирә торган күзәнәкле 3D тест-системалар панелен булдырган.

Шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) аспиранты Виктория Смирнова команда белән Инновацияләргә ярдәм фонды ярдәмендә уникаль программа-аппарат комплексы эшләгән, ул медицина диагностикасында да, спорт әзерлегендә дә киң кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International