Хөкүмәт 2017-2018 елларда Россияне инновацион үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслады

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2017-2018 елларда, икенче этабы кысаларында, Россияне инновацион үстерү стратегиясе нигезләмәләрен тормышка ашыруны тәэмин итү турында Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән боерыкка кул куйды.

Документ нигезендә 2017-2018 елларда Стратегия нигезләмәләрен тормышка ашыру буенча чаралар планы расланган.

Планга инновация эшчәнлеге вәкаләтләрен формалаштыруга, бизнесның инновацияле активлыгын арттыруга, тикшеренүләр һәм әзерләү эшләре секторын үстерүгә, инновация эшчәнлеген финанслауга, инновация инфраструктураларын үстерүгә, Россиядәге киләчәге булган эшләнмәләрнең нәтиҗәләрен хокукый яктан саклауга ярдәм итү механизмнарын булдыруга юнәлдерелгән норматив һәм оештыру холкындагы гамәлләр комплексы кертелгән.

2020 елга кадәр Россия Федерациясен инновацион үстерү стратегиясе Хөкүмәтнең 2011 елның 8 декабрендәге 2227-р номерлы боерыгы нигезендә расланган. Аны тормышка ашыруның ике этабы күздә тотыла.

Беренче этап кысаларында (2011-2013 еллар) Стратегия максатларына ирешү өчен билгеле йогынты чараларын күрсәтүче әһәмиятле дәүләт программалары расланды, чөнки аларга илкүләм инновация системасын үстерү чаралары кертелгән. Яңа тармакларны үстерү буенча чаралар планы ("юл карталары") тормышка ашырыла башлады.

Моннан тыш, дәүләт катнашында 60 зур компанияне инновацион үстерү программалары расланды. 35 технологик платформа булдырылды. "Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру" дәүләт программасы кысаларында бизнесның инновация проектларын һәм үсеш институтлары эшчәнлекләрен грантлау һәм заемлы финанслау системасы формалаштырылды.

Стратегиянең икенче этабына (2014-2020 еллар) караган мәсьәләләрне хәл итү өчен Хөкүмәтнең 2015 елның 6 мартындагы 373-р номерлы боерыгы нигезендә 2015-2016 елларда Стратегия нигезләмәләрен тормышка ашыру планы расланды. Анда мәгариф системасын камилләштерү, фәнни, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлеген популярлаштыру, балаларның һәм яшьләрнең фәнни һәм техник иҗатына дәүләт ярдәме күрсәтү системасын формалаштыру, дәүләт катнашында компанияләрне инвестицион үстерү программаларын нәтиҗәле тормышка ашыруны тәэмин итү, инновацияләргә ихтыяҗны стимуллаштыру механизмнарын формалаштыру, тикшеренүләр һәм әзерлек эшләре секторының структурасын модернизацияләү, инновация эшчәнлеге инфраструктурасын финанс ягыннан үстерү, Россиядәге инновация компанияләренең киләчәге булган коммерция эшләнмәләре нәтиҗәләрен хокукый яктан саклауга ярдәм итү механизмнарын булдыру, инновацияләрне булдыру һәм алардан файдалану буенча дөньякүләм процессларга Россиянең интеграция дәрәҗәсен арттыру, инновацияле территориаль кластерларны үстерү программаларын тормышка ашыру буенча чаралар күздә тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International