РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышы булды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 30 август көнне, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумы утырышын үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының икътисад министры Артём Здунов һәм башкалар катнашты. 

Утырышта катнашучылар "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" өстенлекле программасының паспорты, Идел елгасын саклауга һәм аның пычрануын туктатуга юнәлдерелгән өстенлекле проектны тормышка ашыру хакында фикер алыштылар, шулай ук "Халыкара кооперация һәм сәнәгатьтә экспорт" өстенлекле проектын тормышка ашыру барышын карадылар. 

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, 2015 елда Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеге, Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына караган башка илләр белән чагыштырганда, ике мәртәбә кимрәк булган. 

"Ни өчен шулай килеп чыга? Беренчедән, икътисадта көндәшлекнең җитәрлек булмавына бәйле рәвештә, һәм димәк, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә карата стимулларның да күләме аз булып чыга. Икенчедән, технологик яктан артта калуга бәйле рәвештә, – бездә бу хәл берникадәр тармакта күзәтелә. Өченчедән, компанияләрнең җитәкчеләре, кайчак төбәкләрнең һәм федераль хакимият органнарының җитәкчеләре дә, хәзерге икътисад шартларында эшләү өчен кирәкле булган барлык белемнәргә дә ия түгел", – диде РФ Премьер-министры. 

Бу мәсьәләне хәл итү өчен Дмитрий Медведев эшләүче кешеләр һәм компанияләр өчен махсус чаралар пакетын эшләргә тәкъдим итте. Салымнар ягыннан стимуллаштыру турында да, кадрларга бәйле эшчәнлекне оптимальләштерү турында да сүз бара. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте Башлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның һәм мәшгульлеккә ярдәм итүнең төбәк программаларын да эшләргә кушты.

"Халыкара кооперация һәм экспорт" проекты шулай ук хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле, дип дәвам итте Дмитрий Медведев: "Без импорталмаш белән шөгыльләнәбез, ләкин бу хәл безнең теләсә нинди сыйфатлы продукциягә ярдәм итәргә тиеш булуыбызны аңлатмый. Товарлар, хезмәтләр кебек үк, югары дәрәҗәле һәм гакыллы бәяле булырга тиеш. Бу очракта экспорт – сыйфатның ачык һәм объектив үлчәме булып тора, чөнки чит илләрдән зәгыйфь эшләнмәләрне, начар товарларны сатып алмыйлар. Компанияләр өчен бу, чыннан да, уңышның ачык индикаторы булып тора, шуңа күрә без шундый өстенлекне эшләдек тә инде. Авиатөзелеш, автосәнәгать, тимер юл машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машина төзелеше кебек тармакларны үстерү буенча билгеле бер чаралар карау турында сүз бара."

Россия Премьер-министры тукталган өченче проект Иделне савыктыруга багышланган. "8 августта мин Волгоградта үткәргән күчмә утырышта без тәгаенләштереп фикер алыштык. Анда карарлар кабул ителде, йөкләмәләр бирелде. Бүген без өстенлекле проект паспортын раслаячакбыз. Хәзерге вакытта бу зур елганың ярларында 60 миллион кеше яши, бу Россия халкының өчтән бер өлеше дигән сүз. Биредә сәнәгать җитештерүенең яртысы тупланган, Идел бассейнындагы проблемалар да шуңа бәйләнгән инде", – дип йомгак ясады Дмитрий Медведев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International