2017 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантлары бирелүгә икенче конкурс турында игълан

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

16 августтан башлап 29 сентябрьгә кадәр Президент грантлары фонды коммерциягә карамаган хакимиятнеке булмаган оешмаларга (ННО) грантлар бирү буенча Россия Федерациясе Президентының "2017 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, социаль әһәмиятле проектларны һәм кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыручы коммерциягә карамаган хакимиятнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү турында" 2017 елның 93-пр номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә торган икенче конкурста катнашу буенча заявкалар кабул итә.

26 июльдә дәүләт башлыгы карары буенча коммерциягә карамаган оешмаларга грант ярдәме бирүгә акча күләме 4,3 миллиард сумнан 7 миллиард сумга кадәр арттырылды. Нәтиҗәдә икенче конкурсның грант фонды 4,5 миллиард сумнан артып китәчәк.

Конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек башкаруны күздә тотучы ННО проектлары тапшырылырга тиеш:

•        социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм, һәм аларны социаль яклау;

•       гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

•        гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;

•        яшьләрнең проектларына ярдәм күрсәтү, әгәр аларны тормышка ашыру "Коммерциягә карамаган оешмалар турында" 12.01.1996 № 7-ФЗ Федераль законның 31.1 статьясында каралаган эшчәнлек төрләрен колачласа;

•        фән, мәгариф, мәгърифәт өлкәсендәге проектларга ярдәм итү;

•        мәдәният һәм сәнгать өлкәсе проектларына ярдәм итү;

•        тарихи хатирә саклау;

•       кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен, шул исәптән төрмәгә ябылганнарның хокуларын яклау;

•        әйләнә-тирәлекне саклау һәм хайваннарны яклау;

•       милләтара һәм динара килешенгәнлекне ныгыту;

•       иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларга ярдәм итү;

•     гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү.

Түбәндәгеләр конкурста катнаша алмый:

торак, торак-төзелеш һәм гараж кооперативлары, бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача кулланучылар кооперативлары, кара-каршы иминиятләштерү җәмгыятьләре, кредит кооперативлары, прокат фондлары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары карый торган кулланучылар кооперативлары; сәяси партияләр; үзкөйләнешле оешмалар; эш бирүчеләр берләшмәләре; кооперативлар берләшмәләре; сәүдә-сәнәгать палаталары; күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтләре, аларга шул исәптән торак милекчеләре ширкәтләре дә керә; адвокат палаталары; адвокат оешмалары; нотариаль палаталар.

Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе, шул исәптән конкурста катнашу өчен заявкага таләпләр конкурс турындагы нигезләмәдә билгеләнә, ул Президент грантлары фонды тарафыннан раслана һәм аның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырыла: президентскиегранты.рф.

Заявка Президент грантлары фондына рәсми сайтта урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутыру юлы белән электрон документлар рәвешендә тапшырыла.

Президент грантлары фонды конкурста катнашуга заявкалар кабул итүне заявкалар кабул итү тәмамланган көнне Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә төгәлли. Аталган вакыттан соң, Президент грантлары фонды тарафыннан оешмадан соратып алынган мәгълүматлардан һәм документлардан тыш, Президент грантлары фондына килгән мәгълүматлар һәм документлар исәпкә алынмый һәм каралмый.

Мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү өчен заявканы тутыру һәм бюджет әзерләү буенча Фонд тарафыннан методик материаллар әзерләнгән.

Президент грантлары фонды турында мәгълүмат:

рәсми сайты: президентскиегранты.рф;

электрон почта адресы: office@pgrants.ru;

урнашкан урыны: 121099, Мәскәү, Композиторская ур, 25/5, 1 төзелмә, тел.: (495) 419-1777.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International