Татарстанның ике шәһәрендә "НКО көне" узды

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Татарстан Республикасының биш районында коммерциягә карамаган оешмаларның вәкилләре өчен "НКО көне" узды.

Вакыйгада Алабуга, Тукай, Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында төрле юнәлешле социаль проектларны тормышка ашыручы оешмалардан 50дән артык вәкил катнашты.

"НКО көне" – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган мәгариф проекты. Программада гамәли семинарлар форматында коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре белән очрашулар күздә тотыла.

"Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге эскпертлары очрашуда катнашучыларга Татарстан территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар өчен игълан ителгән конкурслар һәм грантлар турында, шулай ук Россия Президенты Фондыннан финанс ярдәме алуга заявкалар кабул ителә башлавы турында сөйләделәр. Татарстанның Иҗтимагый палатасы вәкиле, "Перспектива" ресурслар үзәге җитәкчесе Гөлнар Шаһиеваның семинары "НКО көннәре"ндә катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Грант конкурсларда катнашуга заявкалар тутырганда ярдәм итүдән баш тартуга китереп чыгара торган типик хаталар – мөгаен, үз проектларын үстерүгә омтылучы коммерциягә карамаган оешмалар тормышындагы иң әһәмиятле темадыр. Икенче "Моны коммунициялә! НКО өчен 7 яхшы PR кагыйдәсе" семинары интерактив фикер алышулар форматында узды. Коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре, "Перспектива" ресурслар үзәге эксперты белән берлектә, социаль проектларны танытудагы төрле алымнар турында фикер алышты һәм уңышлы PR-эшчәнлекнең әһәмиятле аспектларын тәгаенләп эшләп бетерде. 

Якын киләчәктә "НКО көне" Азнакайда, Минзәләдә, Менделеевскида, Әлмәттә, Нурлатта булачак һәм Татарстанның 15 районын колачлаячак. Программада гамәли семинарлар форматында коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре белән очрашулар күздә тотыла. "Перспектива" гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге экспертлары ике очрашу үткәрәчәк: "Социаль проект анатомиясе: грантка җиңүле заявканы ничек язарга" һәм "Моны коммунициялә! НКО өчен 7 яхшы PR кагыйдәсе".

"НКО көне"нә түбәндәгечә теркәлергә мөмкин:

  • www.rcc16.ru сайтының "Вакыйгалар" бүлегендә "НКО көне"н үткәрүнең кызыксындырган шәһәрен сайлап;
  • Түбәндәге телефон аша шалтыратып: 8-965-599-55-26;
  • "НКО көне"нә телим" фразасы белән 8-965-599-55-26 номерына смс-хәбәр җибәреп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International