Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Түгәрәк хәрәкәт" илкүләм технология инициативасы юл картасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән проектларны конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген, 23 август көнне, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Түгәрәк хәрәкәт" илкүләм технология инициативасы юл картасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән проектларны конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә министрлыклардан, иҗтимагый оешмалардан, "түгәрәк хәрәкәт" инфраструктурасына ярдәм һәм технологик эшкуарлык оешмаларыннан вәкилләр катнашты.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов үткәрде.

Конкурста сайлап алуда катнашу механизмнары турында докладлар һәм аңлатмалар белән һәм заявкаларны структурлаштыру буенча аңлатмалар белән Ләлә Бикчәнтәева ("Яшьләрнең казанышлары" Казан үзәге иҗтимагый оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы) һәм Артур Җамалиев (АИРР Төбәк инновация проектлары фонды генераль директоры урынбасары) чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар үзләренең проектлары турында сөйләде һәм заявкаларны әзерләү һәм сайлап алуда катнашу процедурасы турында сораулар яудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International