Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата планнан тыш тикшерүләрне кыскартырга планлаштыралар

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Зур инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Прокуратурасына дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы хакимият органнары тарафыннан планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә кагыла торган Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү йөкләмәләрен бирде.

Асылда, контроль (күзәтчелек) турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләрдә түбәндәгеләр күздә тотылыр дип фаразлана:

– планнан тыш тикшерүләр саны планлы тикшерүләрнең 30%ын тәшкил итәчәк;

– планнан тыш тикшерү үткәрү вакыты иң күбе ун көн тәшкил итәчәк;

– тикшерү предметы булып аның инициаторы булган фактлар торачак.

Гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә, әйләнә-тирәлеккә, мәдәни мирас объектларына куркыныч тудыру яисә зыян салыну, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка китерергә мөмкин булган очраклар гына искәрмә булырга мөмкин.

Законнарга күрсәтелгән төзәтмәләр инде 1 декабрьгә әзер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International