"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды"коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспертка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә якын киләчәктә Үзбәкстан Республикасында түбәндәге күргәзмәләрне һәм ярминкәләрне үткәрүнең планлаштырылуы хакында хәбәр итә:
– 2017 елның 6-8 сентябрендә, "II Халыкара җимеш-яшелчә ярминкәсе" Ташкент ш. (www.xmy.uz);
– 2017 елның 13-15 сентябрендә, "Туку җайланмасы һәм CAITME 2017 технологияләре" 11 нче Халыкара күргәзмәсе, шулай ук Ташкент ш. 14 нче Халыкара тукыма һәм модалы индустрия күргәзмәсе (www.textileexpo.uz);
– 2017 елның 3-5 октябрендә, "Ташкентның Халыкара Туристлык Ярминкәсе-2017" Ташкент ш. (www.uzbektourism.uz);
– 2017 елның 2-8 ноябрендә, шулай ук 2017 елның 15-19 ноябрендә, ике этаплы нигездә "XI Халыкара сәнәгать ярминкәсе һәм кооперация биржасы" узачак, Ташкент ш. (www.cooper.uz).
Күргәзмәләрне һәм ярминкәләрне үткәрү максаты булып продукция җитештерүчеләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен билгеләү, шулай ук чит ил партнерларына Үзбәкстан Республикасының сәнәгать потенциалы турында хәбәр итү мөмкинлеге өчен махсуслаштырылган мәйданнар булдырудан гыйбарәт.
Күргәзмәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча һәм өстәмә мәгълүматлар алу өчен РФдә ПРУ сәүдә-икътисад бүлегенә 8 (499) 230 00 65 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк, эл. адрес: uztorgru@gmail.com һәм Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкиллеге сайты: www.uzembassv.ru.