Республика эшкуарлары Россия экспортерлары өчен иң абруйлы премия – "Ел экспортеры 2016" өчен көч сынаша ала. Премияне Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Россия эксперт үзәге" АҖ һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә оештырган.
Экспортер компанияләр (зурлары да, шулай ук КУЭ) белән берлектә конкурста сайлап алуда Россия Федерациясе субъектлары һәм кредит оешмалары да катнаша ала.
Туган ил экспортерларына ярдәм итү – Россия экспорт үзәгенең төп бурычы. Конкурсны үткәрү бу юнәлештә эшләүче иң уңышлы компанияләрне билгеләргә, аларның танылу дәрәҗәсен арттырырга һәм экспорт эшчәнлеген популярлаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Конкурста катнашучыларны сайлап алуда төп принцип булып чимал булмаган экспортны үстерү тора. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– "Ел экспортеры 2016";
– "Динамикалы рәвештә үсүче экспортер";
– "КУЭ арасында динамикалы рәвештә үсүче экспортер";
– "Россия Федерациясе субъектлары арасында экспорт буенча лидер";
– "Экспортны финанслау буенча лидер";
– "АПК продукциясе буенча 2016 ел экспортеры".
Заявкаларны кабул итү 2017 елның 24 августына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләргә 2017 елның 29 августына кадәр мәгълүмат ирештереләчәк.
Гариза һәм документлар җибәрү өчен электрон почта адреслары:
Александр Петросян , тел.: +7 (495) 647-73-99 (эчке.24-66), e-mail: petrosyan@minprom.gov.ru, Россия Сәүдә министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек департаменты
Людмила Косачева, тел.: +7 (495) 632-88-88 (эчке.21-51), e-mail: kosacheva@minprom.gov.ru, Россия Сәүдә министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек департаменты
Иван Образцов, тел.: +7 (495) 937-47-47 (өст. 6304), e-mail: obraztsov@exportcenter.ru, Россия экспорт үзәгенең Тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр буенча юнәлеше
Конкурс кагыйдәләре һәм гаризаларның формалары