Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле 01.08.2017 № 1650-р боерыгы белән тикшерүләр оештырганда һәм үткәргәндә дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан ведомствоара багланышлар кысаларында бүтән органнардан һәм шушы документлар белән эш итүче оешмалардан соратыла һәм алына торган документларның исемлеге артты.
Хәзерге вакытта расланган исемлектә 40 ведомство тарафыннан бирелә торган 200 тирәсе документ бар. Имзаланган боерык нигезендә тагын 30 документ өстәлә, асылда:
– I-IV куркыныч классына караган калдыкларны җыю, транспортлаштыру, эшкәртү, утильләштерү, йогышсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр (җиткерүче – Росприроднадзор);
– куркыныч җитештерү объектларының дәүләт реестрыннан белешмәләр (җиткерүче – Ростехнадзор);
– калдыклар барлыкка килү, аларны утильләштерү, йогышсызландыру, урнаштыру турында хисапнамә (җиткерүче – Росприроднадзор);
– судноны саклау турында Халыкара таныклык бирелү турында белешмәләр (җиткерүче – Росморречфлот) һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елдан башлап, дәүләт контроле органнарына юридик затлардан һәм шәхси эшкуарлардан башка хакимият органнары карамагында булган документларны таләп итү тыела: бу документлар ведомствоара багланышлар кысаларында соратылырга һәм 5 эш көне эчендә күбесенчә электрон рәвештә бирелергә тиеш.
Үзгәрешләр Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 № 294-ФЗ Федераль законны үтәү максатында әзерләнгән һәм тикшерүләрне үткәргәндә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга булган административ басымны киметүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, бу хәл сарыфларны киметергә һәм тикшерүче хакимият органнарының эшен оптимальләштерергә булышачак.