Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда «Иннополис» аерым икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышын икенче тапкыр уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
ИТ-компанияләрнең инвестицияләр күләме барлыгы 2 млрд. сум булган 14 яңа проектын, шулай ук Россиянең һәм Халыкара зур компанияләрдән резидент статусы алуга заявкаларны карады һәм хуплап чыкты.
«СИТРОНИКС Телеком Солюшнс» АҖ IoT (InternetOfThings) өлкәсендә хезмәтләре «акыллы йорт» форматында төзелгән транспорт паркы белән идарә системалары, персонал идарәсе һәм ресурсларны оештыру системалары, ситуацион һәм мониторинг үзәкләре өчен карарлар чыгара ала торган nGenie платформасының мультисервис программасы разработкасы буенча проектны тәкъдим итте. Хәзерге вакытта разработкаларның заказчысы булып МТС компанияләр төркеме составындагы телекоммуникацион компанияләр тора.
«РЭДМЭДРОБОТ» компаниясе – Россиянең әйдәп баручы мобиль кушымталар разработчикларының берсе. Компания тарафыннан төрле разработкалар юнәлешендә берьюлы ике юридик зат теркәлгән, шуларның берсе ( «РЭДМЭДРОБОТ ИННОВАЦИЯЛӘРЕ» ЧҖШ) «Иннополис» ОЭЗ территориясендә мобиль кушымталар өчен «Шәхси кабинет төше» платформасын гамәлгә ашырырга җыена. Икенче компания - «КОДВАРДС ИННОВАЦИЯЛӘР» ЧҖШ проекты – 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны компьютер программалаштыруына өйрәтү өчен «Кодвардс» санлы укыту-методик комплексы разработкасы.
«АЭРОПРАКТИКА» ЧҖШ авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгында авиахимэшләр алып бару максатыннан махсус авиация техникасын төзү һәм модернизацияләү буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре алып баруны, табигый янгын учакларын табуны һәм юкка чыгаруны, шулай ук нефтегаз сәнәгатендә куллануны планлаштыра.
«КАСАНДРА ГРУП» ЧҖШ һәм «К-Проекты» ЧҖШ компанияләре проектлары РФ санлы икътисады программасына ярашлы рәвештә мәгълүматларны эшкәртү мониторингы өлкәсендә программалар чыгаруны күздә тота.
«СорамитсуЛабс» ЧҖШнең оештыручысы булып «блокчейн» технологиясен үстерү белән шөгыльләнүче Япониянең SoramitsuCo. Ltd. финтех-компаниясе тора. Тәкъдим ителгән финанс хезмәтләре өлкәсе өчен проект HyperledgerIroha блокчейн-платформасы разработкасына алынган. Андый системалар югары дәрәҗәдәге куркынычсызлыкны һәм транзакцияләрнең һәм куллану мәгълүматларының ышанычлы сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
«Робософт» ЧҖШ компаниясе проекты ко-ботлар һәм робототехник комплекслар өчен кулланма китапханәләр һәм системалы программа белән тәэмин итү разработкасын планлаштыра. Кешегә зыян китерми торган махсус куелган датчиклар белән җиһазландырылган робот-манипуляторларның технологик линейкасы гомуми - коллаборатив роботлар (ко-ботлар) исемен алды.
«ТСК разработка үзәге» ЧҖШ «Техносерв Консалтинг» ЧҖШнең ИТ-карарлар һәм ИТ-консалтинг Россия өлкә базарлары лидерының берсе булган кече компаниясе булып тора. Компания төрле коммуникация каналлары юлы белән (офислар, сайтлар, мобиль кушымта, Терминаллар һәм башкалар) үзара аралашуны оештыру процессларын автоматлаштыру өчен универсаль платформа разработкасын кертергә планлаштыра.
«Шнейдер Электрик» АҖ (энергия һәм автоматлаштыру идарәсендә дөнья эксперты - SchneiderElectric компаниясенең Россия бүлекчәсе) Күзәтү советы утырышында сәнәгать билгеләнешендәге системаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм автоматлаштыру буенча алдынгы карарларны Россия базарында адаптацияләү, разработкасы һәм кертү өчен «Иннополис» ОЭЗ территориясендә «Шнейдер Электрик» технико-үзләштерү үзәген төзү буенча проектны күрсәтте.
«Геткодер» компаниясе проекты кысасында төп продукт – бу ачык чыганакларда аларның чыгарылыш кодын анализлау юлы белән программа белән тәэмин итү разработчикларын эзләү, бәяләү һәм ранжировкалау өчен методика һәм алгоритмнар кулланган SaaSны хәл итү GetCoder.
«Иннодата» ЧҖШ компаниясе проекты булып социаль челтәрләрдә клиентлар белән заказчылар коммуникациясенең нәтиҗәлелеген арттыру, социаль челтәрләрдә максатчан реклама кампанияләре уздыру һәм тышкы мәгълүматлар нигезендә үз клиентлары турында белемне арттыру өчен социаль челтәрләр белән эшләү буенча платформалар разработкасы тора.
«ФМ Разработка» ЧҖШ «Иннополис» ОЭЗ территориясендә RFID инфраструктурасын (ингл. RadioFrequencyIDentification, радиоешлыклы идентификация) төзүне программа белән тәэмин итүне һәм җиһазларны проектлауны һәм төрле өлкәләрдә кулланылырга мөмкин булган мәгълүматлар эшкәртү системасын булдыруны планлаштыра.
«Ай Ти Бизнес Солушенс» (IT BusinessSolutions) ЧҖШ – производство һәм сәүдә предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен информацион технологияләр өлкәсендә эшләүче махсуслаштырылган компания-интегратор. «Иннополис» ОЭЗ резиденты статусын алуга тәкъдим ителгән проект кысасында - югары киңлектәге һәм гади идарәле офисларны телефонлаштыру өчен каралган PuzzlePBX (IP-АТС PuzzlePBX) бизнесы өчен телефон системасы программасы разработкасы.
Ахырдан «Иннополис» ОЭЗда технико-үзләштерү эшчәнлеге алып бару турында гамәлдәге килешүгә үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды. «Инспираша» ЧҖШ 2016 елның 16 ноябреннән «Иннополис» ОЭЗ резиденты булып тора. Оештыручысы алмашыну сәбәпле компания-резидентның эшчәнлеге киңәя. Компаниянең яңа хуҗасы булып «КИВИ» АҖ булып тора (QIWI компанияләр төркеменә кергән QIWI plc Халыкара компанияләр холдингы). Шул ук вакытта «Инспираша» ЧҖШ «КИВИ Платформа» ЧҖШга үзгәртелә һәм аның төп проекты булып финтех-лабораторияләр төзү торачак.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта «Иннополис» ОЭЗ территориясендә 48 компания-резидент һәм шулай ук партнер статусы белән 8 компания урнашкан да инде.