18еннән 23 августка кадәр Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ел саен була торган “Талантларны ачу» Җәйге яшьләр мәктәбе уза.
Яшь талантлар мәктәбе – Талантлар Университетының еллык белем программасының старт модуле ул. Җәйге мәктәп мәйданчыгында төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән талантлы яшь кешеләр карьерада уңышка ирешүдә кирәкле тиз өйрәнү һәм «прорыв» компетенцияләр (soft skills) программасын һәм үзләренең үсешенең шәхси планын төзиләр.
Республикада сәләтле, талантлы балаларның һәм яшьләрнең экосистемасын төзү өчен җәмгыятьнең, икътисадның һәм дәүләт власте органнарының бөтен өлкәләре вәкилләренең дә катнашуы кирәк. Үзен күрсәткәндә яшь татарстанлы белем ала, компаниядә практика уза, беренче акчасын эшли. Талантлар Университеты бөтен кызыксынучылар өчен сөйләшүләр мәйданчыгын булдыра һәм алар анда бердәм эшләр турында килешүләр төзи.
22 августта физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясендә Җәйге мәктәп кысасында (Казан, Универсиада авылы, 35) стратегик сессия уздырыла: «Талантлы яшьләр үсешенең һәм аларны озатып йөрүнең республика экосистемасы». Сессиядә Татарстан Республикасы министрлыклары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм оешмалар, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре һәм шулай ук кеше капиталы үсеше өлкәсендә республика һәм федераль әйдәп баручы белгечләре катнаша:
Чараның мактаулы кунагы Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин булачак.
Стратегик сессиядә катнашучылар арасында: Антон Грачев - «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ГАУ директоры, Юлия Селюкова – Талантлар Университетының федераль партнеры, Людмила Нугуманова - «ТИСБИ» идарә Университеты ректоры, Оксана Анистратенко - «Киләчәккә лифт» НП вузлар белән эшләү эше буенча департамент җитәкчесе, Александра Бобрецова - INRU проекты җитәкчесе, TEDx конференцияләр сериясе оештыручысы, Оксана Лампси - «Идея» Инновацион технопаркының квалификацияләрне бәяләү үзәге җитәкчесе, Юлия Фокина - Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы директоры, Рамил Гарифҗанов – ТР Арча муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Рәвилә Гәрәева - Инвестицион-венчур фонды инновацион эшчәнлеге үсеше бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы һәм башкалар.
Стратегик сессия кысасында «Казан талантлар университеты 2.0» АНО һәм «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ГАУ арасында Татарстан Республикасында талантлы балалар һәм яшьләрнең нәтиҗәле яшәешен бердәм интеграцияләүгә юнәлтелгән партнерлык килешүенә кул кую планлаштырылган.
Кайчан:2017 елның 22 августы, 10:00дән 17:00гә кадәр
Аккредитация өчен контактлар: Эльвира Еникеева (8 927 433 46 06), pressa@utalents.ru