Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия эшлекле форумының пленар сессиясендә доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген, Төркия Республикасында эш визиты белән булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәүдә-икътисади өлкәдә яңа Россия –Төркия партнерлыгы» эшлекле форумының пленар сессиясендә катнашты.

Эшлекле форумда Рөстәм Миңнеханов, Төркия белән аеруча актив хезмәттәшлек итүче Россия регионы җитәкчесе буларак аерым доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышы башында ул Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путинга һәм Төркия Республикасы Президенты РәҗәпТайип Эрдоганга, шулай ук Россия энергетикасы министрына һәм Төркия икътисад министрына игътибарлары һәм безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Измир провинциясе губернаторына һәм шәһәр мэрына кунакчыллыклары һәм Форумны оештырулары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысасында Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирә. Без һәрвакыт безнең илләр арасында нәтиҗәле элемтә звеносы буларак чыгыш ясарга тырышабыз. Бүген Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен торгызу чоры тәмамланды һәм без нормаль партнерлык аралашуына кайтабыз. Безнең илләр арасындагы контактларга  быел майда 25 ел тулган ике яклы төп мөнәсәбәтләр турында  Килешүгә ярашлы алып барылачак», - дип билгеләде Татарстан Республикасы  Президенты.

Бүген Татарстан белән Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы уңышлы эшли.  Стамбулда безнең республиканың вәкиллеге бар. Казанның Анкара һәм Стамбул белән тугандашлык мөнәсәбәтләре яшәп килә. Безне Казан һәм “Бегишево” аэропортыннан даими авиахәбәрләшү очышлары тоташтыра.

«Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Сезнең компанияләр безнең республиканы  2 млрд  АКШ долларына инвестицияләде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанда гамәлгә ашырылган зур бердәм проектларны санап чыкты: "Бүген бездә 10 компания заводы уңышлы эшли: «Кастамону Энтегре» (агач-җепселле плитәләр); «Хаят Кимья» (гигиена продукциясе); «Шишеджам» - «ТракьяГласс Рус» (пыяла битләр); «Шишеджам» - «Аутома-тивГласс Альянс Рус» (автопыяла); «Джошкуноз» (кузов детальләре); «Дизайн групп» (пластик торбалар җитештерү); «Колуман» (Россия һәм Европа грузовиклары базасында махсус техника); «Тирсан Кардан» ( валлар җитештерү); «СарачМакина» (пластик продукция)».

Санап кителгәннәрдән тыш, быел республикада төзелешендә «Гемонт» компаниясе катнашкан нефтьне тирән эшкәртү буенча «ТАИФ-НК» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. "Без Татарстанда урнашкан Свияжск мультимодаль комплексын һәм ОЭЗны үстерү буенча оператор булырга әзер  торган Төркиянең зур сәнәгать зоналарының берсе  - «Гебзе» белән бергә эшләргә әзер, Болардан тыш, Яр Чаллыда «Хәят Холдинг» («Компас инжини-ринг») Төркия инвесторы  акчасына төзелгән күп функцияле торак һәм  «Санрайз Сити» сәүдә-офис комплексы төзелде. Перспективада - сәнәгать теплица авыл хуҗалыгы территориясе төзү («Мир холдинг» компаниясе белән эшләнә). Тагын берничә бердәм проект эшләнә", - дип дәвам итте ул үз чыгышын.

«Бизнес-элемтәләрне үстерү өчен мөмкинлекләр бездә җитәрлек. Моңа Татарстанда эшләүче Төркия компанияләре ышанды инде. Безгә үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыру өчен булган икътисади потенциалны активрак кулланырга кирәк. Без Төркия бизнесының алда да Татарстанда үз проектларын гамәлгә ашырулары белән кызыксынабыз һәм аның өчен шартлар да тудырырга әзербез.

 2 айдан соң «Алабуга» ОЭЗ территориясендә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия Хөкүмәтара комиссиясе утырышы булачак. Сезне Россия-Төркия икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлеге механизмының нәтиҗәлелеген күрү өчен безнең республикага чакырабыз», - диде доклад ахырында Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International