Республика эшмәкәрләре «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча дистанцион укулар уза алалар

2017 елның 18 августы, җомга

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта бизнесы предприятиеләре вәкилләрен «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча   www.exportedu.ru.белем порталында дистанцион уку мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Сезгә теләсә-кайсы уңайлы вакытта укырга була. Моның өчен Интернет челтәренә керү дә җитә. Курста укучы чит ил партнерлары белән сәүдәнең аеруча уңайлы каналларының берсе буларак   трансчикләнгән онлайн-экспорт мөмкинлекләре турында беләчәк.

Экспортерлар өчен электрон сәүдә мөмкинлекләре турында курсны тыңлаучылар онлайн-экспортта кулланылган сәүдә модельләре; сәүдәне арттыру өчен маркетинг инструментлары; товарларга онлайн түләү үзенчәлекләре; валюта операцияләрен санау; онлайн-сәүдә фулфилмент үзенчәлеге һәм  онлайн-экспортны оештыру буенча практик киңәшләр белән таныша алачак.

 «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча дистанцион уку өчен   www.exportedu.ru белем порталында теркәлү узарга һәм «Курслар исемлеге» бүлегендә курсны сайларга кирәк. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучы курсларны узуы турында кенәгә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International