Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Төркия Республикасында

2017 елның 18 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 18еннән 22 августка кадәр булачак IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 сәнәгать һәм кулланучылар товарлары 86нчы Измир Халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашу өчен Төркия Республикасына эш визиты белән килде.

Делегация составына вице-премьер һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры  Артем Здунов, Татарстан Республикасы  инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм шулай ук Төркия белән актив хезмәттәшлек иткән республика предприятиеләре вәкилләре керде.

Быел Россия Федерациясе Измир Халыкара ярминкәсенең ил-партнеры булып тора. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия милли экспозициясе эшен оештыра һәм күргәзмәдә күрсәтелгәннәрнең иң зурысы булып, 600 кв.метрдан артык мәйданда 4нче павильонда урнаша. Чарада үз стендын Татарстан Республикасы да күрсәтәчәк.  Стенд ТР инвестицияләр үсеше Агентлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган.

Россиянең күргәзмәдә катнашуының төп максаты – Россия Федерациясе һәм  Төркия Республикасы арасында тышкы икътисади хезмәттәшлекне үстерү. Быел  Измир күргәзмәсенең төп темасы «Инновация һәм Энергетика» булачак.  РФнең Илкүләм экспозициясе энергетика; машиналар төзелеше, металлургия һәм җиңел сәнәгать; агросәнәгать комплексы; инвестицион хезмәттәшлек, туризм өлкәсендәге уңышларны күрсәтәчәк. Шулай ук экспозиция кысасында Россиянең экспортка юнәлтелгән предприятиеләренең инновацион продукциясе күрсәтеләчәк.

Эш визиты кысасында иртәнге ашта Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе (МПК) сопредседательләре Россия энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зейбекджи катнашуы, Татарстан Республикасы Президентының Россия-Төркиянең «Сәүдә-икътисади өлкәсендә Россия-Төркия партнерлыгының яңа этабы» эшлекле форумының пленар сессиясендә чыгышы, зур Төркия компанияләре һәм предприятиеләре  җитәкчеләре һәм рәсми вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр уздыру планлаштырылган

Болардан тыш, Татарстан Республикасы Президентының тыгыз графигында  төзелеш эшләрен «Гемонт» компаниясе башкарган «SOCAR» компаниясенең  «Star» яңа  нефть эшкәртүче  компаниясенә баруы да, Эгей ирекле икътисади зонасы белән танышуы да планлаштырылган.

Көннең икенче яртысында 86нчы Измир Халыкара күргәзмәсен рәсми ачу тантанасында һәм Россия Федерациясе экспозициясен тәкъдир итүдә катнашуы һәм шулай ук Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнашучы башка илләр экспозицияләре белән танышу планлаштырылган.

Белешмә өчен. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше, Татарстан таможнясы мәгълүматлары буенча 215,5 млн. АКШ доллары тәшкил итеп, ул кризиска кадәрге күрсәткечләрдән 3-4 тапкыр азрак булды. 2017елның I кварталында яклар арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме  74,5 млн. АКШ долларына җитте һәм ике яклы хезмәттәшлекнең тотрыклы үсеше күзәтелде. Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм чит ил операцияләре өлеше уртача ярашлы 63% һәм 37% тәшкил итә.

Татарстанның Төркиягә китергән продукциясенең нигезен тәшкил итә: синтетик каучук, пластмассадан әйберләр, органик химик кушылмалар, нефть продуктлары, неорганик химия продуктлары, синтетик юу әйберләре, полимер материаллар, агачтан әйберләр (фанера, агач материаллар, кара металлдан әйберләр һәм башкалар. Төркиядән импорты арасында транспорт чаралары, механик һәм электр җиһазлары, кара һәм кыйммәт булмаган металл әйберләр, пластмасса, мехлар, тире һәм пыяла, мебель, каучук, идән каплау әйберләре, фармацевтика һәм башка продукцияләр бар.

Республиканың нефтехимия продукциясен Төркия базарына чыгару буенча хезмәттәшлек алып барыла. Төркиядән компанияләр ТРда нефтехимия комплекслары төзелеше буенча проектларда катнаша, электроэнергетика, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү, агач эшкәртү, пыяла продукциясе, машиналар төзелеше һәм башка өлкәләрдә Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International