Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында конкуренция проблемалары буенча кире элемтә каналы гамәлгә ашырылды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738нче-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартына (алда – Стандарт) кертелгәннәрне гамәлгә ашыру кысасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  (алда- Министрлык) тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларында проблемалы мәсьәләләр турында мәгълүмат җыю буенча даими нигездә эш алып барыла.

Сезнең фикер буенча товар базарларында  конкуренцияне үстерү кирәклеге турында тәкъдимнәр (843) 524-91-59 «кайнар линия» телефоны аша яисә  электрон адрес буенча кабул ителә: konkur.mert@tatar.ru. Шулай ук өлкә эш төркемнәре эшчәнлеген оештыру максатыннан конкуренция үсешенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия эшчәнлеге кысасында эшләү таләп ителгән Татарстан Республикасында конкуренция үсеше  өлкәсендәге сорауларны җибәрүегезне сорыйбыз

Болардан тыш, Министрлык сайтында эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен аноним онлайн-сораштыруның формасы урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/opros-o-sostoyanii-konkurentnoy-sredi-v.htm). 2017-2018 елларда конкурентлык тирәлеге торышын яхшырту кирәк булган Татарстан Республикасы  товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларын ачыклау максатыннан әлеге сораштыруны узарга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International