Республика эшмәкәрләренең «ЛеруаМерлен» компаниясе вәкилләре белән очрашуы булды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 26 июльдә Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды оештырган  зур сәүдә челтәрләре аша продукцияләрен сатарга җыенган республика эшмәкәрләренең «Леруа Мерлен» компаниясе вәкилләре белән очрашуы булды.

Очрашуда «Леруа Мерлен» компаниясенең сорсинг буенча директор  Руслан Хакало катнашты. Шулай ук ТР эшмәкәрлекне яклау Фонды оештырган эшмәкәрләр белән узган очрашуда «Леруа Мерлен» компаниясе вәкиле поставщиклар сайлаганда челтәр җитәкчелек иткән принциплар, продукция кайтарту приоритетлары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Хәзерге очрашу яңа форматта – компанияләрне һәм алар җитештергән продукцияне  тәкъдир итү формасында узды. Компания челтәре аша сатарга теләгән эшмәкәрләр үз товарлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренә финанс һәм финанс булмаган төрле формада ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды. Фондның эше комплекслы якын килү нигезендә оештырыла һәм үзенә займнар бирү, эшмәкәрлекне яклауның республика һәм федераль чаралары буенча консультацияләр бирү һәм мәгълүматлаштыру, өйрәтү һәм проектларны озату, шулай ук хезмәтләрнең башка төрләрен күрсәтү кебек юнәлешләрне берүк вакытта гамәлгә ашыруны кертә. Фонд структурасына төрле бүлекчәләр керә һәм алар республиканың кече һәм урта бизнесына төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтергә ярдәм итә.ТР эшмәкәрлекне яклау фонды хезмәтләре турында тагын да тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була: http://fpprt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International