Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фонды» НО эшмәкәрләргә «MadeinTatarstan» порталы эше турында хәбәр итә. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла. «MadeinTatarstan» Татарстанның сәнәгать потенциалы турында мәгълүмат порталы үз эченә кертә.
Проектның максаты:
- Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итү
- Татарстан предприятиеләрен тышкы базарларда алга җибәрү.
Порталда республика предприятиеләренең һәм оешмаларының каталогы бирелгән. Каталог түбәндәге өлкәләргә бүленгән: нефть сәнәгате, химия сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм ашамлык продуктлары, IT-хезмәтләр, фармацевтика һәм медицина товарлары, төзелеш материаллары һәм хезмәтләр, һәм башкалар. Компанияләр каталогта урнашуга заявка бирә алалар. «MadeinTatarstan» порталында күрсәтелгән компания карточкасына компания җитештергән продукция, контакт мәгълүматлары турында информация куелган.
«MadeinTatarstan» порталында компания турында мәгълүматны урнаштыруга заявканы түбәндәге адрес буенча калдырырга була: http://madeintatarstan.com/user/register