«Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясенең чираттагы Коллегия утырышы булды

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

2017 елның 25 июлендә Казанда «Химград» Технополисы территориясендә «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерцйия булмаган партнерлык» Ассоциациясенең Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә чираттагы Коллегия утырышы булды.

Коллегия эшендә «Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин, предприятиеләр, вузлар һәм оешмалар вәкилләре –  Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсеше һәм Машиналар төзелеше  кластеры, шулай ук «Химград» Технополисы резидентларының чакырылган вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Коллегиядә катнашучылар Региональ лизинг компаниясе гамәлгә ашырган шәхси һәм кече эшмәкәрлек субъектлары өчен җиһазларның ташламалы лизинг программасында катнашу шартлары турында мәгълүматны һәм Татарстан Республикасында спорт кластерын төзү Концепциясен тыңладылар һәм тикшерделәр.

Щулай ук утырыш кысасында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры урынбасары Харис Мостафин нефтехимия һәм автомобиль төзелеше сәнәгате үсеше, тикшеренүләр һәм разработкалар өлкәсендә «Ак китап»ны эшләү нәтиҗәләре турында доклад белән, ә

  КНИТУ Технопаркы директоры  Владислав Янов  «КНИТУ» ФГБОУ ВО Технопаркының техник компетентлыкка һәм бәйсезлеккә сынау лабораториясен аккредитацияләү буенча кластер проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Утырыштан соң катнашучылар агымдагы ел июнендә ачылган «ТАТ-Адвенира» ЧҖҖ нанокомпозит каплаулар җитештерү буенча предприятиесендә, шулай ук агымдагы елның маенда техник компетентлыкка һәм бәйсезлеккә аккредитация алган «КНИТУ» ФГБОУ ВО Технопаркының сынау лабораториясендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International