Республика эшмәкәрләренә экспорт контрактлары логистикасы чыгымнарына субсидияләр бирелү турында хәбәр итәләр

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән предприятиеләренә экспорт контрактлары логистикасы чыгымнары өлешенә компенсация турында хәбәр итә. 

Федераль бюджеттан субсидияләр продукциясе Россия икътисадын һәм югары технологик продукция исемлеген модернизацияләүнең алдынгы юнәлешләрен һәм югары технологик продукция исемлеген исәпкә алып, югары технологик продукцияләр, эшләр һәм хезмәтләр исемлегенә ярашкан компанияләрне яклауга биреләчәк. 

Продукциясе Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 23 июнендәге «Россия икътисадын һәм югары технологик продукция исемлеген модернизацияләүнең алдынгы юнәлешләрен исәпкә алып, югары технологик продукция, эшләр һәм хезмәтләр исемлеген раслау турында» 1993нче боерыгыннан ТН ВЭД товар кодларына ярашкан компанияләр Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә экспорт контрактлары логистикасы чыгымнары өлешен компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итә алалар.

Субсидияләр алуга заявкалар ТР экспортны яклау үзәгендә һәр айның 15нче числосына кадәр кабул ителә. Электрон почта адресы: tatexport@yandex.ru, телефон: (843) 524 76 70.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгаруны тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар табуда булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да тулырак мәгълүматны сайттан алырга була http://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International