Республика эшкуарларын "ЛеруаМерлен" компаниясе вәкилләре белән очрашуга чакыралар

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды продукцияләрен эре сәүдә челтәрләре аша сатуга максат тотучы республика эшкуарларына "ЛеруаМерлен" компаниясенең сорсинг буенча директоры Руслан Хакало белән эшлекле очрашу оештыра. Чара компанияләрне һәм алар җитештерә торган продукцияне презентацияләү рәвешендә уза. Презентацияләү вакыты – һәр эшкуарга 15 минут.

Очрашу 2017 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында (Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., 429 каб.) узачак. Башлана: 14.00 сәгатьтә.

Катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 25 июленә кадәр 16.00 сәгатькәчә үзләренең карарлары турында хәбәр итүләрен һәм катнашучының ФИА, элемтә мәгълүматларын, шулай ук җитештерелә торган продукция турындагы мәгълүматларны Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәгенә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша җибәрүләрен сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 524-76-70

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International