13 октябрьдән 15енә кадәр Кырымның VIII халыкара җиһаз күргәзмәсе узачак

2017 елның 21 июле, җомга

2017 елның 13 октябреннән 15енә кадәр "Ялта-Интурист" кунакханә комплексында Кырымның VIII халыкара җиһаз күргәзмәсе узачак. Чара РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кырым Республикасының Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Чара "ЭКОКРЫМ" компаниясенең иң яхшы гореф-гадәтләренә нигезләнеп оештырылачак: өч көн эчендә анда катнашучылар кызыклы экспозицияләр белән тынышып, сыйфатлы җиһаз җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашып, алардан квалификацияле киңәш ала алачак, шул ук вакытта җиһазлау һәм дизайн буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган конференцияләрдә катнашачак, кызыклы тематик конкурсларда призлы урыннар өчен көч сынашачак.

Чара кысаларында Күргәзмә тематикасы буенча күләмле ике конференция үткәрү планлаштырыла:

- "Җиһаз бизнесы стратегиясе";

- "PRO-Дизайн конференциясе".

Тәүге бизнес-коммуникация мәйданы, иң беренче чиратта, җиһаз тармагындагы җитештерүчеләр һәм җиткерүчеләр өчен үз ишекләрен ачачак. Икенче конференция исә үз һөнәрен интерьер һәм экстерьер дизайны белән бәйләгәннәр өчен кызыклы булачак. "PRO-Дизайн конференциясе" программасы буенча Мәскәүнең абруйлы белгечләре катнашыр дип көтелә.

Дизайнерлар арасында кызыклы иҗади ярышлар үткәрү планлаштырыла. Конкурсларның берсе данлыклы "Фатир мәсьәләсе" ("Квартирный вопрос") телевизион тапшыруын ясаучылар тарафыннан үткәреләчәк! Мәйданда Россиянең һәм Кырымның абруйлы дизайнерлары интерьер буенча бушлай консультацияләр бирәчәк.

Кырымның VIII халыкара җиһаз күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз.

Өстәмә мәгълүматлар "ЭкспоКрым" компанияләре төркеме сайтында:  http://expocrimea.com/portfolio/mvmk-2017/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International