Исегезгә төшерәбез, бүген "Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" конференциясенең икенче көне уза, аның программасына реформаның аралык нәтиҗәләре, иң яхшы чит ил тәҗрибәләре, контроль-күзәтчелек органнарында процессларны оптимальләштерү, зарури таләпләрне системага салу һәм тикшерү кәгазьләрен әзерләү турында фикер алышуга багышланган сессияләр кертелгән. Конференциядә катнашучылар арасында – контроль-күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыручы ведомстволарның, РСПП, Россия ОПОРА, Эшлекле Россия, Россия ССП җитәкчеләре.
Конференциянең онлайн трансляциясен түбәндәге сылтама аша карарга була:https://youtu.be/O-m7JA2Y9uQ