Сертификация һәм маркировка буенча "Made in Russia" системасын үтүгә заявкалар кабул ителә башлады

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм фонды "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы республика эшкуарларына 10 июльдә сертификация һәм маркировка буенча "Made in Russia" процедурасын ирекле рәвештә узуга заявкалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә.

Илнең "Made in Russia" экспорт бренды Россиядәге атаклы брнедларның һәм продукцияләрнең чит илләрдә танылу дәрәҗәсен арттыру өчен булдырылды. "Made in Russia" бренды – Россия җитештерүчеләренә сертификацияләнгән продукциянең теләсә нинди реклама материалларында, төргәкләрендә, веб-сайтында экспортка юнәлдерелгән компанияләрнең дизайн элементы һәм фирма стиле сыйфатында "Made in Russia" рәсми тамгасыннан файдалану хокукын бирә торган коммуникация коралы.

"Made in Russia" маркировкасы чит ил базарларында товарларның һәм брендларның танылу дәрәҗәсен арттырырга булышачак. Аны алу өчен Россиянең экспорт үзәгендә ирекле сертификация процедурасын үтәргә кирәк. РЭҮ экспертлары компаниянең вәкаләтләренә һәм тышкы икътисадый потенциалына бәйсез бәя бирәчәк, шулай ук продукциянең Россия законнары таләпләренә җавап бирүен тикшерәчәк. Сертификацияне тышкы базарларда инде эшли торган компания дә, шулай ук потенциаль экспортер да үтә ала.

Сертификация процедурасын үткәннән соң продукция партиясенә "Made in Russia" тамгасы бирелә. Бу логотипны продукциянең төргәгендә һәм маркетинг материалларында урнаштыру хокукыннан тыш, җитештерүче җитештерелә торган һәр товар партиясенә PCN (Product Control Number) номерларын алачак, алар продукцияне чит илдә ялганлап ясаудан һәм контрафакттан якларга булышачак.

"Made in Russia" сертификациясен ирекле рәвештә узу процедурасына заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: https://www.exportcenter.ru/made_in_russia/certifications/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International