Эшкуарлар игътибарына! Моношәһәрләр өчен "Социаль эшкуарлыкны үстерү" программасы буенча заявкалар кабул итү чоры озынайтылды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Моношәһәрләр өчен "Социаль эшкуарлыкны үстерү" программасы буенча субсидияләр бирү буенча Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын конкурста сайлап алуга заявкалар кабул итү чоры 2017 елның 7 августына кадәр озынайтылды.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын үтәү үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2017 елның 19 июненнән 2017 елның 7 августына кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й. (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә кирәк).

Конкурста сайлап алу һәм аның нәтиҗәләрен игълан итү Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск моношәһәрләрендә расланган Тәртипләр нигезендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International