Эшкуарлар игътибарына! Моношәһәрләр өчен "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" 2017 елның 7 августына кадәр озынайтылды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Моношәһәрләр өчен "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасы буенча субсидияләр бирү буенча Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын конкурста сайлап алуга заявкалар кабул итү чоры 2017 елның 7 августына кадәр озынайтылды.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкаларны кабул итү "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын үтәү үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 2017 елның 1 июненнән 2017 елның 7 августына кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й. (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә кирәк).

Конкурста сайлап алу һәм аның нәтиҗәләрен игълан итү Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск моношәһәрләрендә расланган Тәртипләр нигезендә башкарыла.

Тагын шунысы хакында да хәбәр итәбез, мөрәҗәгать итүчеләр заявканы электрон рәвештә, "uslugi.tatarstan.ru" Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеты аша бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International