Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 05 сентябрендәге 1738-р номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандарты (алга таба – Стандарт) өлешләрен тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан даими нигездә товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларында проблемалы мәсьәләләр турында мәгълүмат җыю эше алып барыла.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык сайтында эшкуарлар һәм кулланучылар өчен аноним онлайн-сораштыру рәвеше урнаштырылды, кире элемтәгә керү өчен электрон адрес күрсәтелде.
2017-2018 елларда көндәшлек тирәлеге торышын яхшырту зарурлыгы булган Татарстан Республикасының товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларын ачыклау максатында, Сезнең онлайн-сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
Сораулар һәм тәкъдимнәр булганда, аларны түбәндәге электрон адреска юллагыз: konkur.mert@tatar.ru.