РЭҮ, Роспатент белән берлектә, эшкуарлар өчен “Бизнес өчен акыл мөлкәте” сериясе брошюраларын чыгарды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм үзәге “Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды” коммерциячел булмаган оешмасы кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлеш алган предприятиеләренә хәбәр итә: Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәтнең (Роспатент) рәсми сайтында брошюралар урнаштырылган, аларны ведомство һәм Бөтендөнья акыл мөлкәте оешмасы белән берлектә Россиянең экспорт үзәге чыгарган.

Патентлар, сәнәгать үрнәкләре һәм товар тамгалары турындагы мәгълүматлар эш башлап җибәрүчеләргә дә, тәҗрибәле бизнесменнарга да файдалы булачак, чөнки ул иң яңа Россия законнарына яраклаштырылган һәм тәҗрибәдән алынган мисаллар белән баетылган.

Брошюралар Россия һәм чит ил базарларында актив рәвештә инновация эшчәнлеге белән шөгыльләнүче эшкуарларга, кече һәм урта бизнес вәкилләренә багышланган. Гамәли пособияләр бүген актив рәвештә һәм уңышлы итеп эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен зарури булган уйлап табылган әйберләрне, файдалы модельләрне, сәнәгать үрнәкләрен һәм товар тамгаларын саклау, алардан файдалану һәм яклау мәсьәләләренә багышланган.

“Бизнес өчен акыл мөлкәте” сериясе брошюралары белән http://www.rupto.ru/about/resources/publications сайтында танышырга һәм шуннан күчертеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International