Бүген, 30 июнь көнне, Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында Кырым Республикасының икътисадый үсеш министры Андрей Мельников белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм башкалар катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш, махсус икътисад зоналарының һәм алдан баручы социаль-икътисадый үсеш территориясенең вазыйфалавы һәм аларны үстерү өлкәсендәге, шулай ук Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлешендәге эшчәнлеге җентекләп каралды.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына булган визиты кысаларында Андрей Мельников "Татарстан Республикасының гарантия фонды" коммерциячел булмаган оешмасында да булды, Казан ш. эшкуарлары өчен "Минем документларым" челтәренең махсуслаштырылган офисы ("Бизнес өчен КФҮ") эше белән танышты, шулай ук Татарстан Республикасының алдынгы сәнәгать объектларына, инновацияле инфраструктурасына бару да планлаштырыла.