Республика эшмәкәрләрен Төркиягә бизнес-миссиядә катнашырга чакыралар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

 Татарстанның азык һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате продукциясен Төркия Республикасына сатуда ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО  Татарстан Республикасы экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен 2017 елның сентябренең икенче яртысында Төркиянең Стамбул шәһәрендә булачак бизнес-миссиядә катнашырга чакыра.

 Миссиянең эш программасына Төркиянең бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итү буенча потенциаль кызыксынган бизнес-очрашулар, предприятиеләргә барулар һәм азык сәнәгате, суыту, саклау технологияләре Халыкара күргәзмәсе, FoodIstanbulExpo 2017 логистикасы кертелгән һәм ул 2017 елның 20сеннән 23 сентябрьгә кадәр Стамбул шәһәрендә булачак.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге   B2B-сөйләшүләрен алып бару өчен мәйданнарны бизәүгә  һәм арендага  бәйле һәм шулай ук аны  презентацион җиһазлар белә тәэмин итү чыгымнарын үз өстенә ала. Төркия базарына чыгарга тиешле компания эшчәнлеген һәм продукциясен кыскача күрсәткән аерым  брошюра чыгару каралган. Брошюра  раздаточный  материал сыйфатында кулланылачак. Төркия Республикасына бару һәм яшәү  һәм шулай ук территориягә продукция үрнәкләрен илтү кебекләр катнашучылар исәбенә эшләнә.

Катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 30 июненә кадәр  ТР экспортны яклау үзәгенә  tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша яисә   +7 987 225 04 58 телефоны буенча хәбәр итүләре сорала. Контактка керү өчен: Кирилин Кирилл Владимирович.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын тәэмин  итә, эшмәкәрләргә үз  продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга һәм  потенциаль партнерлар эзләргә булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була http://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International