20сеннән 22 июньгә кадәр «Технопром» технологик үсеше V Халыкара форумы була

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

2017 елның 20сеннән 22 июньгә кадәр «Новосибирск Экспоцентр» Халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә   ( Новосибирск шәһ., Станционная ур., 104) Россия Федерациясе Хөкүмәте,  Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе Коллегиясе, Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында    «Технопром» технологик үсеш V Халыкара форумы һәм  «НТИ ЭКСПО» күргәзмәсе була.

Форумны уздыруның максаты булып яңа сәнәгать революциясе шартларында Россия икътисадының конкурентлыгын арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү, әйдәп баручы фән, сәнәгать һәм инновацион бизнес вәкилләре арасында тирәнтен аралашуны булдыру, шулай ук Россиядә кооперация һәм фәнни, фәнни-технологик  һәм инновацион эшчәнлекне популярлаштыру тора.

«Технопром» кысасында  фән һәм технологияләр буенча Россия-Һиндстан комитетының беренче утырышы, XI Себер венчур ярминкәсе, шулай ук максаты алтынчы технологик тәртибен оештыручы-лидерлары үсешенә ярдәм итү булып торган «НТИ ЭКСПО» күргәзмәсе кебек чаралар уздырылачак.

Форумның эшлекле программасы зур һәм бай – анда «Технопром»ның өч көнендә барлыгы  50дән артык утырыш, түгәрәк өстәлләр, презентацияләр, ми штормнары, фән, бизнес, власть һәм дәүләт корпорацияләре вәкилләре катнашында лекцияләр һәм стратегик сессияләр уздыру көтелә.

Быел «Технопром» ил-партнеры сыйфатында Һиндстан чыгыш ясый, ә регион-партнеры булып Татарстан Республикасы һәм Севастополь тора.

Форумда теркәлергә һәм шулай ук чараның концепциясе һәм эшлекле программасы белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://forumtechnoprom.com/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International