Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен «Күргәзмә киресенчә»дә катнашырга чакыралар

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО  республика эшмәкәрләренә Екатеринбург шәһәрендә 10сыннан 13 июльгә кадәр булачак «ИННОПРОМ - 2017» Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең ил-партнеры булып Япония торуын хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә күргәзмәдә Япониянең милли экспозициясе оештырылачак, аның кысасында   JSC «ISUZU RUS» (АО «ИСУЗУ РУС») һәм HITACHI CONSTRUCTIONMACHINERY EURASIA LLC ( «Хитачи КонстракшнМашинери Евразия» ЧҖҖ) кебек Япония компанияләре катнашкан «Күргәзмә киресенчә» булачак. Ул МСП субъектлары булган Россия предприятиеләрен потенциаль тәэмин итеп торган Россия территориясендә локализацияләнгән Япония предприятиеләре белән үзара аралашу максатыннан оештырыла.

МСП корпорациясе 2016 елда Джетро белән кул куелган  Меморандумны гамәлгә ашыру кысасында Япония компанияләре белән эшләргә җыенган Россия МСП субъектларының «Күргәзмә киресенчә»дә катнашуына ярдәм итә. Кушымтада Россия базарында югарыда күрсәтелгән Япония компанияләре планлаштырган закупкалары продукциясе турында мәгълүмат урнаштырылган.

Чарада катнашу өчен заявканы ТР экспортны яклау үзәгенең электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru, тел: (843) 524 76 70 2017 елның 26 июненә кадәр (катнашуга заявка формасы бирелә).

«ИСУЗУ РУС» АҖ Россиядә   ISUZU маркасындагы автомобильләрнең рәсми  җитештерүчесе һәм дистрибьюторы булып тора. Компания Isuzu Motors Limited (74% акция) һәм Sojitz Corporation (26% акция) ике Япония корпорациясе тарафыннан нигезләнгән. ISUZU RUSнең бөтен Россия буенча дилерлык челтәре зур үсеш алган һәм аның рәсми вәкиллекләре  Беларусьта һәм Казахстанда бар.

 Тверь шәһәрендә урнашкан уртача  файдалану авырлыгындагы экскаваторлар җитештерә торган «Хитачи Констракшн Машинери Евразия» ЧҖҖ заводы 2013 елда төзелгән. Заводның иң зур җитештерү киеренкелеге елына 2000 берәмлек тәшкил итә. Бу вакытка Тверьдә җитештерелә торган экскаватор әйберләре (уклар, тоткычлар, йөрү рамнары, әйләнеш платформалары) заводта локализацияләнгән. Экскаваторны җыю компонентлары (гидравлик частьләре, электрика, ягулык системасы, җыелма кабинасы, двигателе һәм башкалар.)  Япониядән кайтарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International