"Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең Эшкуарлыкка ярдәм үзәге 2017 елның 1 июненнән 3 июненә кадәр Петербургта булып узган халыкара икътисад форумы (алга таба – Форум) кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бизнес-миссия (алга таба – Бизнес-миссия) оештырды.
Татарстан Республикасы стендында түбәндәге предприятиеләр үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр: "ЗаряД" ҖЧҖ, "Ледел ВЭД" ҖЧҖ, "Түбәтәй" ҖЧҖ, "Ферекс сәүдә йорты" ҖЧҖ, "Медтехника" ҖЧҖ.
Форум беренче мәртәбә үз мәйанында катнашучыларның рекордлы санын җыйды – дөньяның 143 артык иленнән 14 000 артык бизнес вәкиле, халыкара оешмаларның башлыклары, рәсми затлар, экспертлар, галимнәр һәм журналистлар. Алар арасында: Россиядән 700 компания һәм чит илдән 400 компания башлыгы.
Татарстан Республикасы стенды мәйданында Форум кунаклары Бизнес-миссиядә катнашучыларның презентацияләре белән, шулай ук таныштырылган предприятиеләрдә җитештерелә торган продукция белән таныша ала иде.
Форум барышында, шулай ук В2В-очрашуларда Бизнес-миссиядә катнашучылар төрле дәрәҗә җитәкчеләр белән очрашты, алар арасында иң эре компанияләрнең башлыклары, дөньядагы фәнни экспертлар да бар иде.
Петербургтагы халыкара икътисад форумы – ул икътисад һәм бизнес дөньясында ел саен үткәрелә торган халыкара уникаль вакыйга. ПХИФ форумы әйдәп баручы дөнья сәясәтчеләрен һәм бизнесменнарын берләштерә, алар Россия, үсә баручы базарлар һәм дөньяви бергәлек каршында торучы төп проблемаларны билгеләү һәм алар турында сөйләшү һәм уртак максатны эзләү өчен кирәкле көчләрне җәлеп итү һәм чишелеш вариантларын табу максатында очраша.