Яшьләр белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов Илкүләм "Яшь профессионаллар" чемпионатының гомуми зачетында республика командасының икенче урынны яулавы хакында искәртеп узды.
"Бу күңелле вакыйга һәм мин сезне чын күңелдән котлыйм, бу – күнекмәләр алу, ярышлар алдыннан күрсәтелгән тырышлык нәтиҗәсе. Ләкин икенче урын, әлбәттә, беренче түгел инде, – диде ул. – Безнең максат – республиканың призлы урыннар яуларга сәләтле булган җыелма командасын туплау гына түгел, ә республиканың мәгариф стандартларын халыкара дәрәҗәгә җиткерү, белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру, кадрлар потенциалын ныгыту безнең өчен күпкә әһәмиятлерәк, һәм бу, ахыр чиктә, төбәгебезнең инвесторлар өчен кызыклы булуында чагылырга тиеш".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, һәр һөнәр буенча чемпионатта катнашу нәтиҗәләренә анализ ясалган. "Алга таба дәрәҗәгә туры килми торган шул "нечкә" урыннарны тарттырачакбыз, – диде ул. – Без чемпионатка, ресурс үзәкләрен төзүгә, бу эшкә предприятиеләрне җәлеп итүгә, яңа мәгариф стандартларына күчүгә теләктәшлек күрсәтәчәкбез".
Татарстан Президенты агымдагы елның октябрендә Абу-Дабида WorldSkills буенча дөньяви беренчелек узачагы турында искәртте. Ул Татарстан Республикасы вәкилләренең Россия җыелмасына керүенә өмет итүен белдерде.
Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу җитди эшләп алуны таләп итәчәк. "Җиңү – бу һәрвакытта да бер генә кешенең җиңүе түгел, – диде ул. – Уңышка ирешкән, призлы урын яулаган һәркайсыгыз артында сезнең тренерларыгыз, укытучыларыгыз тора. Бу коллективның, белем бирү йортының, мөгаллимнәрегезнең, экспертларның зур хезмәте".
Без үз спортчыларыбызны һәрчакта да тоябыз, ләкин сез эшләгән нәрсәләр – спорт нәтиҗәләренә караганда ил өчен күпкә әһәмиятлерәк, диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларның уңышы – ул имидж, ә сезнең уңыш илнең үсеш дәрәҗәсен, аның потенциалын күрсәтә.
"Без бина төзи, теләсә нинди җайланма сатып ала алабыз, ләкин белемнәр, күнекмәләр, хезмәт сөючәнлек – боларның барысына да сезнең кебек алдынгы яшьләр булганда гына ирешергә мөмкин", – диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов Краснодарда булып узган V илкүләм "Яшь профессионаллар" ("Ворлдскиллс Россия") чемпионаты финалында җиңү яулаган 17 кешегә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, V илкүләм "Яшь профессионаллар" (WorldSkillsRussia) чемпионатының финалы 15 майдан 19ына кадәр Краснодарда "Экспоград Юг" күргәзмә-конгресс комплексы мәйданында узды.
Финалда, зачеттан тыш ярышларда чыгыш ясаучы чит ил вәкилләрен һәм III Илкүләм JuniorSkills чемпионатында катнашучы мәктәп укучыарын да кертеп, 1200 дән артык конкурсант катнашты. Өлкәннәрнең һәм яшь катнашучыларның чыгышларын бәяләүдә 1400дән артык эксперт катнашты.
JuniorSkills чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасыннан 29 катнашучы-мәктәп укучысы һәм 14 вәкаләт буенча 14 эксперт-компатриот катнашты, шулай ук вәкаләтләрнең берсе буенча Татарстаннан бәйсез эксперт та юлланды. Ярышлар нәтиҗәсендә балалар 12 вәкаләт буенча җиңүче һәм призер булдылар, алар арасында: 8 алтын, 1 көмеш һәм 3 бакыр медаль. Гомумкоманда зачетында Татарстан нәтиҗәлелек буенча 1 урынны һәм очколар саны буенча 2 урынны яулады.