«Росатом» ДК һәм Татарстан Республикасы цифрлы икътисадны үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килештеләр

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» атом энергиясе дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.

Документ Татарстан белән Госкорпорацией «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында республика территориясендә цифрлы икътисадны үстерү өлкәсендә сынау проектларын гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлекне оештыруны күз алдында тота.

Моннан тыш, яклар Татарстанда «Цифрлы төбәк» концепциясен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру һәм республика сәнәгать предприятиеләрендә һәм ОПКда Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтының хәл ителешләрен гамәлгә кертү турында сөйләшеп килештеләр.

Чаралар Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International